Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 16:51

Инвалидлар өчен уңайлы шартлар булдырылган

Республикада сайлау хокукына ия булган 267 мең инвалид яши. Алар да сайлауларда актив катнашсын өчен мөмкинлекләр булдыруга Башкортстанда зур көч салынды.

Республикада сайлау хокукына ия булган 267 мең инвалид яши. Алар да сайлауларда актив катнашсын өчен мөмкинлекләр булдыруга Башкортстанда зур көч салынды. Бик күп сайлау участоклары биналарның беренче катында оештырылды, алар пандуслар белән җиһазландырылды, сайлау комиссиясе әгъзасын чакырту өчен махсус төймәләр куелды.
Участокларга килә алмаучыларга өйләрендә сайлый алу мөмкинлеге тудырылды. Моның өчен өлкән яшьтәге яисә физик мөмкинлекләре чикле гражданнар, сәгать 14кә кадәр территориаль сайлау участогына шалтыратып, килә алмавы турында хәбәр итәргә тиеш.
– Күрү сәләте чикле булган гражданнарга махсус лупалар, трафаретлар булдырылды. Гомумән, һәркем теләгән кандидатына тавышын бирә алсын өчен тиешле чаралар күрелде, – диде Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы вәкиле Роза Кузьменко.
– Инвалидларны сайлау участокларында хезмәтләндерүгә әзерлекне тикшерү өчен коляскада Уфаның Кустовая урамына юнәлдем. Инвалидлар өчен булдырылган машина кую урыны буш түгел иде. Шулай ук ярдәмгә чакырту төймәсенең эшләмәве, бинада лифт һәм пандуслар булмавы да ачыкланды. Ничек кенә булмасын, инвалид гражданнарны кабул итүне, гомумән алганда, югары бәяләр идем. Бик күп участокларда алар өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Бу өлкәдә без елдан-ел камилләшәбез, без әле үсеш юлында, – диде Русиянең инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Флүр Нурлыгаянов.
kiziltan.ru
Читайте нас: