Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2018, 12:02

Безгә шушы илдә яшәргә

Буш сүз сөйләп, вакыт уздырганчы, сайлау участогына килергә кирәк

Буш сүз сөйләп, вакыт уздырганчы, сайлау участогына килергә кирәк


эскәмиясеннән үк илебездә барган вакыйгалар, шул исәптән сәяси хәлләр белән кызыксынам. Тормышка чәмле карашта булган әти-әнием өйрәтте мине моңа.

2017 елда беренче тапкыр авыл биләмәләре депутатларын сайлауда катнаштым. Туймазыдан үзем теркәлгән Первомай авылына киттем. Юл уңаенда очраган машиналарга утырып кайттым, әмма үземнең гражданлык бурычымны үтәдем. Бер уңайдан танышларым белән аралаштым, аларны борчыган мәсьәләләр белән кызыксындым. Хәзер тыныч күңел белән үз депутатымнан сайлаучыларның үгет-нәсихәтен үтәвен таләп итә алам.

Күптән түгел исә Русия Президентын сайлауда катнашуга чакыру алдым. Тавыш бирергә һичшиксез барачакмын. Чөнки бүген капма-каршы хәл күзгә ташлана – халыкның иң чәмле өлешен тәшкил иткән яшьләр сайлау чорында шактый сүлпәнлек күрсәтә. Минемчә, биредә барысы да ата-анага бәйле. Алар җәмәгать тормышы белән кызыксынмаса, аларның тавышы нәрсәгә булса да тәэсир итәчәгенә ышанмаса, бу аларның уллары һәм кызларында да чагыла. Әмма безгә моннан ары да шушы илдә яшәргә кирәк ич! Хәл-вакыйгаларның асылына төшенеп, аларда катнашырга. Әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны яманлаудан ары узалмаган күзәтүче булып калырга тиеш түгелбез.

Әйткәндәй, үсеп килгән яшь буынның күпчелек вәкиле – чәмле һәм сәләтле. Яшьләрнең җәмәгать хәрәкәте әгъзасы буларак, РФ Президентына кандидатларның вәкилләренә юридик, педагогия һәм медицина колледжлары студентлары белән очрашулар үткәрергә ярдәм иттем. Егет һәм кызларның күбесенең илебезнең сәяси корылышын яхшы белүе, Президентлыкка дәгъва итүче кандидатлар турында хәбәрдар булуы ачыкланды. Очрашуларда алар сайлау штаблары әгъзаларына кызыклы, кайчак четерекле сораулар бирде. Мин илебез язмышына битараф түгел, һәм тавышымның нәрсәнедер үзгәртә алачагына ышанам. Иң мөһиме – сайлау участогына килеп, бюллетень алып, сайланган кандидат исеме каршына билге кую. Сүздән эшкә күчәргә вакыт.

Мәрьям ИШБУЛДИНА,
ирекле ярдәмче.


Читайте нас: