Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2018, 16:51

Тавыш бирдеңме? Бүләк ал!

Яшьләрнең Туймазы районы сайлау штабы төбәк сайлау комиссиясе белән бергә «Яшь сайлаучы» проектын әзерләгән. Ул проектның максаты – яшьләрне Русия Президентын сайлауга җәлеп итү

Яшьләрнең Туймазы районы сайлау штабы төбәк сайлау комиссиясе белән бергә «Яшь сайлаучы» проектын әзерләгән. Ул проектның максаты – яшьләрне Русия Президентын сайлауга җәлеп итү.

18 мартта көндезге сәгать 3кә кадәр тавыш бирергә өлгергән 30 яшьтән узмаган кешеләр бүләк – шәһәрнең спорт һәм мәдәният-ял объектларына бер тапкыр бару мөмкинлеге биргән абонементка ия булачак.

Бию белән шөгыльләнергә теләсәгез, сез «Нон-стоп» замана биюләре, «Багира», «Грация» спорт аэробикасы студияләре, «Феникс», «Леди денс» бию мәктәпләре, «Родник» бию ансамбле күнегүләренә эләгә аласыз.

Җырларга яратсагыз – сезне «Альбина» вокал студиясе һәм «Капель» вокал коллективыннан осталык дәресе көтә.

Бәлки, спорт белән мавыгасыз яки гәүдәгезне тәртипкә китерергә телисездер? «Малина», «007» фитнес студияләрендә,

Ф. Дәүләтшин ис. («Олимпиец» спорт комплексы), Балалар (үсмерләр) иҗат йорты, «Самурай» спорт клубы, «Туймазы-Арена», «Атлант», «Яшьләр», «Север», «Геркулес» тренажёр залларында сезне күреп бик шатланачаклар. Йөзәргә яратучыларны «Олимпиец» һәм Балалар (үсмерләр) иҗат йорты бассейннары көтә.

Бүләк сыйфатында татар драма театрының бер спектакленә, мәдәният һәм ял паркы аттракционнарына, «Йолдыз юлы» цирк мәктәбенә, йөгерек уку мәктәбенә яки «Туймазы-Арена»да тимераякта күмәк шууга да билет тәкъдим ителәчәк. Яшь сайлаучылар төркемләп – кимендә 8 кеше килгән очракта исә – аларны көтелмәгән сөенче – «Ирәмәл» сәүдә үзәгендә боулинг уенында катнашу мөмкинлеге көтә.

Җәмәгать сәясәте.
Читайте нас: