Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2018, 16:46

Бер кыз һәм ике малай

Бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны өйләренә озаттылар

Бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны өйләренә озаттылар


Бала туу – һәркайсыбыз өчен зур вакыйга. Ул 8 Март алдыннан булса, бу икеләтә бәйрәм. Узган чәршәмбедә бала тудыру йорты чәчәкләр, шарлар, бәхетле елмаюлар белән тулы иде. Анда дөньяга аваз салган өч сабыйны һәм аларның әниләрен тантаналы шартларда өйләренә озаттылар.

Анна һәм Геннадий Евдокимовларның озак көткән беренче баласы икән бу. Кызларын Дарья дип атаганнар. Бәхетле әти ал биләүгә төрелгән сабыйны ипләп кенә күкрәгенә кысты һәм мышнап йоклап яткан нарасыеннан карашын алалмады. Әти-әни булу бәхетен икенче тапкыр кичерүчеләр үзләрен ышанычлырак тотты. Мөхәмәтовларның һәм Апатовларның уллары туган.

Бәхетле ата-аналарны котлап, район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов бала тууның берьюлы гаилә һәм дәүләт бәйрәме булуын билгеләде.

– Ел башыннан районда 257 бала дөньяга аваз салган. Узган елның шушы чорына чагыштырганда 19га күбрәк бу. Безнең бала тудыру йортында туймазылылардан тыш күрше районнардан да әниләр бала таба. Медицина хезмәткәрләренең һөнәр осталыгы югары дәрәҗәдә һәм оешманың матди-техника нигезе яхшы булу турында сөйли бу, – диде Айдар Рифгать улы. Һәм яшь әти-әниләргә шатлык, тыныч төннәр һәм бирегә кабат килүләрен теләде. Чөнки гаиләне нәкъ балалар чын-чынлап бәхетле итә.

Анфиса АИТОВ.


Читайте нас: