Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 12:02

Сигез бала – һәм барысы да спортчы

Күпбалалы әни республика бәйгесендә җиңгән

Күпбалалы әни республика бәйгесендә җиңгән


Закон буенча Светлана Черныхка пенсиясенең игелеген күреп, сөенеп кенә яшисе дә бит. Әмма бу ханымга үзе турында гына кайгыртып яшәү хас түгел. Бу юлы да әңгәмәгә нибары берничә минут бүлде ул. “Оныгым бүген концертта чыгыш ясый – җырлый. Аның янына ашыгам”, – диде Светлана Рим кызы, гафу үтенеп.

Тормыш иптәше Василий Васильевич белән (ярты ел элек дөнья куйган) сигез гаҗәеп бала тәрбияләгән ул. Өлкәне Андрейга хәзер 32 яшь, төпчеге Василисага – 18. Барысы да диярлек спортта уңышка ирешкән. Балаларының күбесе көнчыгыш көрәше белән мавыга, төрле ярышларда берничә тапкыр җиңүче һәм бүләкләнүче булган алар. Хәзер әбекәйнең бар игътибары – оныкларында. Светлана Рим кызында алар да сигез. Чәмлеләр, җитезләр – алар артыннан өлгерермен димә. Әмма әбекәй тырыша.

Зур гаилә хуҗабикәсе II республика “Хатын-кыз – милләт анасы” бәйгесе башлану турында ишетә. 2014 елда анда катнашкан булган инде ул. Җиңүче булмаган, әмма бәйге турындагы җылы хатирәләр әле дә хәтерендә. Алар күңелне җылыта. Икенчегә үзен сынап карарга теләгән әниләрен балалары да хуплый. Булдыра ала ич ул. Светлана ханым балаларын лаек кешеләр итеп тәрбияләгән, мәктәпкәчә белем бирү тармагында эшләп, балаларга әле булса җылы һәм наз өләшә.

Уллары һәм кызлары әниләренә портфолио җыярга булышкан, анда гаилә фотосурәтләре, гәзиттән алынган мәкаләләр, мәгариф оешмасы дипломнары һәм рәхмәт хатлары тупланган. Бәйге материалларын 21 февральдә җибәргәннәр. Март башында исә Черныхлар фатирында телефон шалтыраган – Светлана Рим кызын бүләкләү тантанасына чакырганнар.

«Бердәм Русия» партиясе ярдәме белән Башкортостан хатын-кызлары җәмгыяте тарафыннан оештырылган бәйгедә безнең республикадан һәм илебезнең башка төбәкләреннән кимендә 200 кеше катнашкан. Гаризалар чит илдән дә килгән хәтта. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Профсоюзлар йортында иң алдынгы аналар хөрмәтләнгән. Светлана Рим кызы “Хатын-кыз-ана” бүлегендә лауреат булган.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: