Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 12:41

“Ешрак менсен гармун сәхнәләргә, онытылмасын аның моңнары”

Райман мәдәният йортында гармунчыларның икенче район бәйгесе үтте

Райман мәдәният йортында гармунчыларның икенче район бәйгесе үтте


Узган җомгада көн дәвамында мәдәният йортында моңлы гармун көйләре тынмады. Халык иҗатына мөкиббәннәрнең көчле алкышлары астында сәхнәгә Туймазы, Бәләбәй районнары һәм Октябрьский шәһәреннән аерым башкаручылар һәм коллективлар чыкты. 60 гармунчы осталыкта алдырышты.

Эльза Батталова җитәкчелегендә Собханкул сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре тамашачыларны халык моңнары белән таң калдырды. Тәрбияләнүчеләрнең берсе – 12 яшьлек Дарья Катковская (фотода уртада) 16 яшькәчә катнашучылар арасында I дәрәҗә лауреаты булды. Ул баянда алты яшеннән уйный. Музыка уен коралына мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнүен раслый Дарья. Аның әнисе яшь чагында Эльза Фәнис кызы җитәкчелегендә баянда уйнарга өйрәнгән. Ул әле дә музыкага мөкиббән – кызы белән гаилә бәйрәмнәрендә чыгыш ясый.

Төп бүләккә Иске Туймазы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, 63 яшьлек Фәрит Җиһаншин лаек булды. Аның музыка уен коралы белән дуслыгы ярты гасыр дәвам итә инде. Әтисе дә, абзыйсы да баянда уйнаган.

“Эх, гармуны, гармуны” бүлегендә Кандра музыка мәктәбеннән Адиль Сираев җиңде, “Моңлы гармунчы” дип Татар-Олканнан Рәфис Шәйхуллин танылды, “Һәвәскәр-гармунчы” – Мәтәүтамактан Марат Шәрәфетдинов. “Авылда беренче егет, ул да булса – гармунчы” исеменә Райманнан Хәмит Әхмәтшин лаек булды. “Башкорт халык көен хисле башкарган өчен” бүлегендә Иске Туймазыдан Афзал Ишмурзин, “Гармунга тугрылык” бүлегендә Үрмәкәйдән Рим Латыйпов билгеләнде. “Халык музыканты” бүлегендә Туймазыдан Флорид Хисамиев һәм Тәһлилә Гузина дуэты, “Иҗатта танылу” бүлегендә Собханкул сәнгать мәктәбеннән Азамат Нәфыйков җиңде. Кандра музыка мәктәбеннән

7 яшьлек Илназ Гыйниятуллин да гармунда уйный белү осталыгын күрсәтте, ул “Иң яшь гармунчы” буларак бүләкләнде. “Бәйгенең иң өлкән катнашучысы” дип Октябрьский шәһәреннән 74 яшьлек Владислав Альбаев танылды.

Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар, сертификат һәм татлы бүләкләргә лаек булды.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: