Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2018, 12:33

Акчаңны авылга сал — һәм тыныч яшә

Үсеш фонды һәм лизинг компаниясе эшкуарларга 2,5 млрд сум акча бүләргә әзер

Үсеш фонды һәм лизинг компаниясе эшкуарларга 2,5 млрд сум акча бүләргә әзер


Октябрьскийда БР Эшкуарлары ассоциациясенең киңәйтелгән күчмә киңәшмәсе үтте.

Үзләрен иң көендергән мәсьәләләрдән эшкуарлар җирнең кадастр бәясе тетрәнешен атады. Кайбер шәһәр һәм районнарда ул базар бәясеннән берничә тапкыр югарырак. Һәм, эшчәнлек төренә бәйле рәвештә, аерма шактый булу ихтимал: эшкуар анда склад төзесә – аренда хакы һәм салымнар чагыштырмача зур булмаячак, сәүдә предприятиесе корып куйса – югары булачак.

Кәсеп ияләре берләшмәсе күпфатирлы йортлардагы мәйданнар һәм янкормалар җәһәтеннән, үзенең әгъзалары карамагына, гадел булмаган хәлдән чыгу юлын табу чарасын беренче генә ел эзләми инде. Бүген эшкуарлар күпфатирлы йортларда җентекле ремонт, лифттан, баскыч мәйданчыкларыннан файдаланган өчен... иганәләр түләргә мәҗбүр.

– Торак хуҗалары подъезд ишекләрен йортның уртак милке исәбенә кертергә карар итсә, без ул чыгымнарны башкалар белән беррәттән түләячәкбез, – ди алар. – Бу коры сүз түгел – хәзер бар җирдә шушы хәл.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: