Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2018, 12:19

Җылылык өчен җаваплы

Казанлык операторының эш сменасы 12 сәгать дәвам итә

Казанлык операторының эш сменасы 12 сәгать дәвам итә
Роза Иванова (фотода) “Туймазы җылылык челтәрләре” җәмгыятендә байтак гомер эшли. Шуның дүрт елын – Кандра участогының 5нче казанлыгы операторы вазифасында. Дежурга килгәч, ул барлык җиһазларны игътибар белән карап чыга, күрсәткечләрен махсус журналга яза. Таләп ителсә, температура тәртибен үзгәртә, система сафтан чыкса, участок мастерын чакырта.

– Үткән елның октябреннән камилләштерелгән яңа казанлыкта эшли башладык, аны элеккесе урынына төзеделәр, – ди Роза Рәшит кызы. – Без элеккечә авылдагы барлык торак йортларны һәм җәмәгать объектларын хезмәтләндерәбез, әмма эшебез җиңеләйде: җылы, якты, бар нәрсә автомат режимда эшли. Казанлыклардагы җылылык чыганагы температурасына төзәтмәләр кертсәң, калганнары шуңа үзеннән-үзе яраклаша. Элек күп нәрсәне кулдан башкарырга туры килә иде.
Читайте нас: