Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 13:29

Туймазы – нефтьчеләр һәм спортчылар мәркәзе

Шәһәребездә тантаналы шартларда нефтьчеләргә һәйкәл һәм С. Гыймаев ис. “Туймазы-Арена” боз сараеның икенче өлеше ачылды

Шәһәребездә тантаналы шартларда нефтьчеләргә һәйкәл һәм С. Гыймаев ис. “Туймазы-Арена” боз сараеның икенче өлеше ачылды


Төзелеш химаячысы – “Роснефть” нефть компаниясе җәмгыяте Төркеменә кергән “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе җәмгыяте. Бу объектларны ачу тантанасында БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, “Башнефть-Добыча” җәмгыяте баш директоры Рөстәм Бакиров, нефть тармагы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Александр Суздальцев катнашты.

Һәйкәл кыска вакыт эчендә «Яшьләр» төбәгендә төзелде. Композиция нефть «качалка»сы һәм нефть үткәргече эшермәсен ачучы нефтьче сыныннан гыйбарәт. Яз көне һәйкәл тирәли төзекләндерелгән бакча пәйда булачак.

– Һәйкәл ачылу – нефтьчеләргә ихтирам-хөрмәт билгесе ул, аларның уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә бүген Туймазы районы үсә һәм алга бара, – диде Айдар Суфиянов. – «Башнефть» – районыбызның иң зур һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булган хезмәттәшләренең берсе. Боз аренасы – күпмиллионлы, ләкин нефтьчеләр ярдәме белән пәйда булган бердәнбер объект түгел. Компания үткәргечләр инфраструктурасын яңарту, мәдәни объектларны тергезү проектларында чәмле катнаша.


Анфиса АИТОВА.

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: