Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 13:05

Туган якка солдат сәламе

Әтиләрдән үрнәк алабыз, чик сагына без барабыз

Язмышын ярты литр лимонад хәл иткән
Рил Риф улы Рәфыйков, Кандра авыл советы башлыгы:
– Мин армиягә 1986 елда Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумыннан чакырылдым. Әфганстанга озатылачагыбызны Уфада ук белдек. Ул чорга өч абыем хәрби хезмәттә булган иде инде, «эссе төбәкләрдә» булмасалар да, киләчәк куркытмады. Медицина комиссиясендә минем, кайбер башка чакырылучыларныкы кебек үк, гәүдә авырлыгы җитмәү ачыкланды. Бу кимчелектән җиңел генә арындык – берәр шешә лимонад эчеп, җитмәгән 500 граммны «өстәдек».
«Учёбка» чорында радиотелефончы белгечлеген үзләштердем – мәктәптә укыганда радиоэлектроника белән мавыгу ярдәм итте. Әфганстанда моторлаштырылган 177нче ату полкының элемтә ротасында хезмәт иттем.
Полкны тәүлек әйләнәсенә телефон элемтәсе белән тәэмин иттек. Артиллерия утына тотылганда аеруча «кызу» булды. Снарядлар еш кына кырдагы кабель янында шартлады, безгә аны шундук ялгарга туры килде. Өзелгән урынга икешәр кеше китәбез. Үзебез белән – бер кисәк кабель, пычак һәм «үрдәкборын»-кайчы. Беребез кабель ялгый, икенчебез тирә-якны күзәтә . «Пуск!» – дип әмер бирсә, иңкүлеккә төшеп ятарга кирәк димәк.
Дуслар яраланды, һәлак булды. Миңа исә исән-сау, түшкә «Батырлык өчен» медале тагып кайтырга насыйп итте.
Ни генә булмасын, лимонад эчкән өчен бер тапкыр да үкенмәдем.
Армиядән соң техникум тәмамладым, колхозда тракторчы булып эшләдем, мәктәптә укыттым, 25 ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт иттем, пенсиягә чыккач исә авыл советында эшли башладым.
Редакциядән: Рил Риф улы балачактан гитарада уйнарга өйрәнергә тели. Аның тәүге аккордлары армиядә яңгырый.

Радик Габделмалик улы Габдрәхимов,
Карамалы-Гобәй мәктәбенең физкультура укытучысы, район әтиләре советы рәисе:
– Мин яшь чакларда кызлар армиядә булмаган егетләргә әйләнеп тә карамый иде. Хәрби хезмәт дәрәҗәле булды.
Чикләнгән хәрби хезмәтне мин ике ел – Карпат итәге хәрби округында мөһим тәгаенләнешле ракета гаскәрләрендә үттем.
Ул елларны сагынып искә алам. Спорт белән дус идек. Хәтта шундый кагыйдәбез бар иде: «Ял булсын – спортлы ял!» Армиядә хезмәт иткән чак булу сәбәпле, мин, гади авыл егете, Варшава килешүе оешмасына кергән илләр – Югославия, Венгриягә ярышка бару бәхетенә ирештем. Бу оешманы һәм 1955 елда Дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турындагы килешүгә кул куелуны минем замандашлар белә.
Күптән түгел үземнең дембель альбомын карап утырдым һәм шундый нәтиҗә ясадым: минем белән бергә 16 милләт вәкиле хезмәт иткән! Ә милли үзенчәлеге буенча бүлү, кимсетү дигән күренешнең әсәре дә булмады. Дагыстан, Украинадагы дусларым белән һаман элемтә тотам.
«Әтәй»-командирларга хәрби туганлык шартлары өчен генә түгел, киләчәгебезне кайгырткан өчен дә рәхмәт – яхшы бәяләмә яздылар, укырга керү өчен институтка юллама бирделәр...
Язмыш ихтыярыдырмы – миңа яшьләр белән еш аралашырга туры килә. Аларны һәрвакыт үгетлим: «Хәрби хезмәткә хәзер үк әзерләнегез, күнегүләрне туктатмагыз. Матди һәм рухи яктан ныгыгыз, шулчак армиядә авыр булмаячак».


Әтиләрдән үрнәк алабыз, чик сагына без барабыз
Рөстәм Динар улы Мөхәмәтдинов, муниципалитет район Советы сәркатибе:
– Армияне чыдамлык һәм үҗәтлек мәктәбе буларак искә алам. Ул җыйнаклыкка, күмәкләп эшләргә, җаваплылыкка өйрәтте.
Мәктәпне тәмамлагач, бераз үзебезнең колхозда бригадир булып эшләдем, 1981 елда мине Ерак Көнчыгышка сержантлыкка укырга, аннары Приморьега чик буе заставасына җибәрделәр.
Кытай чигендә пехотаның хәрби машинасы командиры булып хезмәт иттем. Барлык кирәк-яракны күтәреп, 10ар километр йөгерә идек. Нарядка йөрдек, күзәтү-эз сызыгының иминлеген тәэмин иттек, сөрелгән җирдәге һәр таш, һәр җәнлек эзен тикшердек. “Застава – корал алырга” командасын ишетү белән хәвефсезлек төркеме дәүләт чиген бозу урынын тикшерергә чыга иде. Бервакыт этләр өч кешенең эзенә төште. Без аларны куып тоттык, камап алдык, җиргә ятарга боердык. Өч кытайлы, берсе өлкән яшьтә, бик курыкты. Соңыннан аларның шпион түгеллеге, СССРда тормыш яхшырак дип килгән гади кешеләр булуы ачыкланды. Махсус хезмәткәрләр аларны кире Ватаннарына кайтарып җибәрде.
Ханка елгасын кичкәндә төнге күнекмәләр истә калган. Без люкларны тазарттык, ялтыраттык һәм безнең БМП йөзеп китте. Су өстеннән каланчасы гына күренеп бара. Ракеталар нокталарны яктырта һәм төзәүче нәкъ шул ноктага ут ача. Атканда үзеңне коры җирдәгегә караганда бөтенләй башка төрле хис итәсең. Су нәтиҗәне бераз киметә.
Күнекмәләрдә үзләрен яхшы яктан күрсәткән солдатларга бүләк сыйфатында ял бирәләр. Алар өйләренә кайтып килә. Миңа чираттагы дәрәҗәне бирделәр. Хезмәтемне старшина булып тәмамладым.

«Скорпионс», Шереметьево һәм хәвефсезлек чарасында кизү тору
Эдуард Венер улы Рәхмәтуллин, Туймазы шәһәре хакимияте башлыгы:
– Урта мәктәпне мин 1987 елда тәмамладым, бер ел Салават оптика-механика заводында эшләдем, армия өчен бинокльләр җыйдым.1988 елның язында мине армиягә, чик буе гаскәрләре сафына алдылар.
Өйрәнү өчен – Фирганәгә, аннары Әфганстан чигенә яки Әфганстанның үзенә озатылырга тиеш идек. Ләкин берничә көн кала ул илдән гаскәрләр чыгарылу турында боерык килде. Безнең төркемне, тиз арада яңадан туплап, Мәскәүгә, Шереметьево аэропортына, Советлар Союзының һава чикләре хәвефсезлеген тәэмин итәргә озаттылар.
Армия хезмәте дәрәҗәле иде ул чорларда. Армиягә кадәр С категориясе таныклыгы алган идем, шуңа күрә автомобиль ротасына эләктем. Анда В, Д, Е категорияләре буенча өстәмә әзерлек үттем.
Ләкин армиядә һөнәр үзләштереп кенә калмыйсың, ул мөстәкыйльлеккә һәм үз карар-гамәлләрең өчен җавап бирергә дә өйрәтә. Яшьләр кыска гына вакыт эчендә байтак төшенчәләргә мөнәсәбәтен үзгәртә. Һәм ир-егетләр дуслыгының, үзара ярдәмнең, түбәнлек һәм хыянәтнең мәгънәсен аңлый башлый.
Безнең бүлек хуҗалыгы Мәскәү югары чик буе-команда училищесы биләмәсендә урнашкан иде. Анда белем алган курсантларның Кызыл мәйдандагы Җиңү парадына әзерләнүе хәтердә калган. Без аларны төнлә мәйданга илтә һәм яныбыздан тип-тигез тартмадай үткән курсантларны һәм заманча техниканы карап тора идек. Гаҗәеп күренеш иде ул.
Илебез башкаласында хезмәт итүнең отышлы яклары бар. Ялга җибәрелгән араларда Мәскәүнең төрле төбәкләрендә булырга өлгердем. Шул исәптән, 1990 елда Лужники стадионында үткән Бөтендөнья рок-музыка фестивалендә. Ул чакта сәхнәдә атаклы Scorpions, Cinderella, Бон Джови, Парк Горького чыгыш ясады...
СССР дәверенең соңгы еллары иде ул. Союздаш республикаларда чуалышлар башланды, Мәскәүдә дә төрле хәлләр күзгә ташлана башлады. Төрле шартларда кизү торырга да туры килде...
Хезмәттәш дусларымның байтагы белән һаман аралашам. Соңгы вакыйгалар нәтиҗәсендә Украинадагы дусларым белән генә элемтә өзелде. Ләкин аларга бәйле хатирәләрем һәрчак күңел түрендә.

Танкларда пычракны әз измәдек!
Рамил хәзрәт (Җегетәк авылы):
– Хезмәтемне үтәргә ГДРга (Германия Демократия Республикасына) җибәрделәр. Шул чагында беренче тапкыр самолётка утырдым. Беренче тапкыр чит илне күрдем. Кибет витриналары, бар җирдә үсеп утырган груша, слива, чия һәм алмагач таң калдырды.
1977-1979 елларда ефрейтор дәрәҗәсендә аерым танк батальонында хезмәт иттем. Ялсыз. Шәһәргә бик сирәк чыктык, анда да 2-3 кешене офицер озата барды.
Германия һавасы дымлы, суык җелеккә үтә иде, бигрәк тә күнегү вакытында. Танкларда пычракны әз измәдек без! Тулы җиһаз-тәэминат белән алтышар километр тауларга йөгердек, җитмәсә, противогазда.
Тәртип каты иде. Якаң катканмы? Каешың бушаган? Гауптвахтага йөгер!.. Әмма без чын ир-егет булып җитлектек. Зарланмадык. Шыңшыган, эләкләшкәннәр дә бар иде, әлбәттә. Аларны ихтирам итүче булмады.
Өйне сагындык. Туганнардан килгән хатлар гына күңелне юата иде.

Элгәре – самолётлар
Вингаль Усман улы Фазлыйәхмәтов, «Бишенде» җәмгыяте директоры:
– Армиягә 1974 елда чакырылдым, – ди Вингаль Усман улы. – Авиация бүлегендә ике ел хезмәт минем өчен бик кызыклы чор булды. Күз алдына китерегез әле: мәктәп елларында умартачы булырга хыялландым, биредә исә самолёт корылышын өйрәнергә туры килде. Тверь өлкәсендә радиомеханик һөнәрен үзләштердем. Аннары мине Польшага өченче буын җиңел МиГ-21 очкыч-истребителен (югары тавышлы) хезмәтләндерергә җибәрделәр. Радиолокация һәм элемтә радиостанцияләрен яраклылыкка тикшерү дә минем бурыч иде.
Өйгә “Совет Армиясе отличнигы” булып кайттым. Мине шундук Туймазы совхозына өлкән умартачы итеп тәгаенләделәр, партиягә алдылар. Армия хезмәтенә рәхмәтем зур – ул мине тәртипкә, җаваплылыкка өйрәтте, чыныктырды.

Дуслык ярдәм итте
Фаил Галимҗан улы ЮНЫСОВ,
күз табибы (Туймазы үзәк район хастаханәсе):
– Кешегә акыл 20 яшьтә дә, 50дә дә керү ихтимал. Бу күренешне нәкъ менә армия тизләтә. Шуңа күрә бу мәсьәләдә минем карашым аермачык: егет кеше һичшиксез армиядә хезмәт итәргә тиеш. Мин – чакырту комиссиясе табибларының берсе. Һәм шуны раслый алам: соңгы елларда армиядән «качарга тырышу» очраклары кими бара. Без яшь чакта да шулай иде.
...1980 елның җәендә мин Казандагы юридик институтка укырга кермәкче булдым, тик баллар җитмәде. Шул елда ук мине армиягә алдылар. Ашхабадка эләктем, ярты ел укыттылар – артиллерия серләрен үзләштердем.
Укыганда командир безне һәрвакыт Әфганстанга эләгүгә әзер булырга үгетләде. Безнең егетләрнең хезмәт итү урыны – шәһәр һәм провинцияләрне күрсәтте. Ул илнең төрле төбәкләренә көн саен армиягә яңа алынган 20-30 егет озатылды. Безгә дә чират җитте: кем – Кабулга, кайсыбыз Баһрамга җибәрелде, мин исә Гератка эләктем.
Үзара ярдәм, бердәмлек безгә иминлек тәэмин иткән төп шартка әверелде. Илебезнең төрле төбәкләрендә туып үскән егетләр, төрле милләт вәкилләре – Казаннан килгән Марат Вәлиев, Питер егете Алексей Васильев, Көнбатыш Украианадан чакыртылган Василий Шпилко армиядә мәңгелеккә дуслашты.
Күп кеше Әфганстанны бик эссе чүлле ил итеп күз алдына китерә. Нәкъ шулай. Ләкин тауларда, диңгез өслегеннән берничә мең метр биеклектә постта торганда сарык тиресеннән тегелгән толып кияргә мәҗбүр була идек.
Бер ел ярым дәвамында без юлларда үзебезнең автомобиль колонналары хәрәкәте өчен хәвефсезлек тәэмин иттек. Чөнки көн саен Әфганга таба һәм аннан безнең 50ләп машина үтә иде. Хәрби хәвесезлек тәэмин итү белән беррәттән колонналарга ихтимал һөҗүмнәргә юл куймас өчен анда яшәгән халык белән аңлату эше алып барылды. Ул провинциядә яшәүчеләрнең холкы дуамал. Шуңа күрә зур гарнизоннар карамагында оештырылган аңлату отрядлары эшчәнлегенә гаскәрләребез тарафыннан нәтиҗәле хәвефсезлек тәэмин ителде.
Бервакыт шул максат белән без ерак кышлакка киттек. Аксакаллар белән әйбәтләп сөйләшкәч, үзебезнең бер совет фильмын күрсәттек. Анда гореф-гадәтләре буенча әфган халкына якын совет Үзбәкстаны тормышы тасвирлана. Искиткеч матур шәһәрләр, фонтаннар, чәчәклек, агачлыклар, яңа мәктәпләргә укырга барган балалар тамашачыларга бик көчле тәэсир иткәнлеге аермачык күренде.
Бүген, кырык еллап гомер үткәч, күп нәрсәгә мөнәсәбәт үзгәрә төште. Тик Әфганстанга бәйле бурычка түгел. Дөнья хәлләре шуны раслый: безне беркайчан да яратмаячаклар. Ләкин без үзебез белән исәпләшергә мәҗбүр итә алабыз. Шуңа күрә көчле булырга тиешбез.

«Мин Байконур күген күрдем...»
Виталий БЕЛЯЕВ,
Изге Андрей гыйбадәтханәсе рухание:
– Казагыстанда, Байконур аэродромы янәшәсендә, хәрби-космос гаскәрләрендә (элек шулай атала иде) хезмәт иттем. Дөресен әйтәм, нужаны күп күрдек. Әмма бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер идек. Яшь чак, таза чак, нишләптер гел баллы, татлы әйбер ашыйсы килә. Өйдән посылка килсә, бер кәнфитне унга бүлдек. Җитәкчеләр мине һәм тагын бер хезмәттәшемне Раштуа, Пасхага православие чиркәвенә төнге гыйбадәткә җибәрә иде. Туп-тулы биштәр белән кайтып керәбез. Безне кызганган әбекәйләр солдатларга күчтәнәч җибәрә. Егетләр безне мичтән чыккан күмәчне көткән кебек көтә.
Бәхеткә, “дембель”гә ярты ел калгач, командирыбыз алышынды. Солдатларны ярата, үз эшен белә иде, һәм тиздән барлык маддә буенча хәлебез уңай якка үзгәрде.
Өлкән сержант буларак, мин “учебка”да яшь солдат курсын укыттым, яшьләрне атарга һәм чолгауларын урарга өйрәттем. Без Байконурга килгән чит ил вәкилләрен дә озатып йөрдек.
Иң көчле тәэссоратлар калдырганы, әлбәттә, старт мәйданчыгыннан ракеталар җибәрү иде. Аяк астында җир убылгандай була, күккә ашкан мәһабәт ракетага карап, барысы да таң кала: “Нинди көч-куәт!”
Тагын бер мизгел истә калган: ул җирләрдә күк кул сузымы җитәрлек кенә. Йолдызлар да бездәге кебек түгел – зур һәм якты. Тәлгәш-тәлгәш булып асылынып тора, кул белән үрел дә ал...

Читайте нас: