Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2018, 13:45

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерү һәм сатуның яңа баскычында

Районыбызда авыл хуҗалыгы кооперативларын теркәтү өчен 10 гариза тапшырылган

Районыбызда авыл хуҗалыгы кооперативларын теркәтү өчен 10 гариза тапшырылган



БР Авыл хуҗалыгы-консультация үзәге халыкның авыл хуҗалыгы-куллану кооперативларына (СПоК) берләшергә карар иткән тәкъдим төркемнәрен терки башлады. Күптән түгел күчмә комиссия безнең районда анкеталау үткәрде һәм авыл эшчәннәренең суыту, киптерү, тутыру-төрү һәм башка төрле җиһазлар өчен субсидияләр алуга кагылышлы сорауларына җавап бирде.

– Республика хөкүмәте быел «2018-2020 елларда Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы-куллану кооперациясен үстерү» программасы буенча авыл хуҗалыгы сәнәгатендәге күмәк керемле микропредприятиеләр оештыру өчен 300 млн сум акча бүлә, – булачак пайчыларның Югары Бишендедә үткән җыелышында бу Үзәк вәкиле Азат Габдуллин шулай диде. – Тәкъдим төркеменә кул куйган һәм аның вәкилен (бәлки, Кооперативның булачак рәисен) сайлаган авыл эшчәннәре субсидия алырга теләүчеләр бәйгесендә катнаштырыла. Аның күләме өч миллион сумга җитү ихтимал. Җиһаз сатып алгач, алар бу программа буенча кимендә биш ел эшләргә, салымнар түләргә һәм шул дәвердә ул җиһазның билгеләнгән максатта файдаланылуы турында хисап тотарга тиеш. Ул чорда аны сатарга ярамый. СПоК шартлары табышны арттырырга, мулрак грантларга дәгъва итәргә һәм чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк.

– Ни рәвешле? – Бишенде умартачыларының берсеннән шулай дип сорадым.

– Умартачыга ветеринария чара-препаратлары, витаминнар, ягулык таләп ителсә, ул аларны ваклап сату бәясе буенча, сатып ала. Кооператив исә зур ташламалы мул күләмнәр турында килешү төзи ала. Бүген республиканың гамәлдәге 37 кооперативы сатып алуга кагылышлы һәм башка мәсьәләләрне шулай хәл итә.

– Безгә үз тракторыбыз кирәк, – диде сүзгә кушылган тагын бер авыл эшчәне. – Чөнки зур хуҗалыклар мал азыгы үләнен я чәчәк атканчы чабып ташлый, я гербицидлар белән агулый. Бал кортлары һәлак була, юкә икенче ел чәчәк аталмый. Болын үләннәре чәчү өчен без үзебезгә 200 га җир арендаларга телибез. Аны шушы программа буенча алып буламы?

– Тракторлар сатып алу күздә тотылмаган. Бу программаның максаты – продукцияне саклауда, беренче тапкыр эшкәртүдә, тутыру һәм сату мөмкинлекләрен киңәйтүдә ярдәм күрсәтү.

– Кооперативка берләшү теләге өлгереп җитте. Иң элек үлән чәчү өчен зур җир биләмәсе бүлдерүгә ирешмәкчебез, чөнки шәхси ярдәмче хуҗалыкка 2,5 гектардан артык бүленми. Үзебезгә мөнәсәбәт җитди булсын өчен яңа баскычка күчү таләп ителә, – дип йомгаклады тәкъдим төркеме вәкиле, умартачы Вәзил Сәетгәрәев.

Югары Троицкий авылында үткән чираттагы очрашуда авыл эшчәннәренең фикерләре аерылды: аларның бер өлеше – симертү юнәлешен үстерергә, башкалары – сөтчелекне, өченче өлеше дару үләннәре җыю, киптерү һәм тапшыру турында хәстәрлек күрергә теләде. Шул төбәкнең тәкъдим төркеме вәкиле итеп сайланган «ТуймазыАгрогриб» җәмгыяте директоры Олег Фәррахов тәмләткеч үлән, гөмбә үстерү һәм аларны сәүдә челтәрләренә тапшыру буенча сыналган логистика-ысулларны тормышка ашырырга тәкъдим итте.

Төмәнәк авылында берьюлы ике төркем теркәлде. Беренчесе вәкиле итеп «Сириус» хуҗалыгы директоры Зәлифә Нургалиеваны сайлаган һәм кишер үстерергә тели. Икенче төркем эшкуар Руслан Тимербулатов белән бергә яшелчә юдыру, төрү һәм кәбестә удыру җиһазы сатып алырга җыена. Авыл халкы үзендә яшелчә үстерәчәк, аннары аны эшкуарларның складларына илтәчәк. Анда ул продукция төреләчәк яки өлешчә эшкәртеләчәк.

Карамалы-Гобәй халкы умартачылык буенча тәкъдим төркеме оештырган, вәкиле – Кәлшәле егете Руслан Әхмәтшин.

Собханкулда яшелчә үстерү өчен су сиптерү җайланмасы, йон чистарту һәм язу, сөт һәм ит продукциясе эшкәртү җайланмасы сатып алырга теләгән дүрт төркем теркәлгән.

Илчембәттә ит, ашлык һәм кош-корт эшкәртү буенча ике төркем оештырылган. Районыбызда тоташ алганда 10 тәкъдим төркеме оешкан. Алар – булачак кулланучылар кооперативларының нигезе.

Эмиль МУСИН.

Читайте нас: