– Тормышның бу ягы минем өчен еракта иде. Мин гомер буе гадәти балалар белән эшләдем, – ди Елена Николаевна. – Һәм көтмәгәндә – шушы катлаулы тармак. Бик авыр. Барысы да йөрәк аша үтә.
Җаваплылык йөгеннән дә котыла алмыйсың. Без күмәкләп эшлибез. Хәл-вакыйгага я ата-аналар, я балалар күзлегеннән карыйбыз. Кичә бер үсмерне вакытлыча тоткарлау-аралау үзәгенә урнаштырырга кирәкме дигән мәсьәләне хәл иттек. Законда тегесе дә, монысы да каралган. Тәҗрибәгә таянып, бала күңелен җәрәхәтләмичә, аның белән үзебез эшләргә, өендә калдырырга карар иттек. Көч куллану тармаклары вәкилләренең карашы үзгә. Һәм янә башка уй керә: “Без аны калдырырбыз да, ул ике атнадан соң янә җинаять кылыр? Аны тәүлек әйләнәсенә саклап торып булмый ич. Икенче яктан, аңа мөмкинлек биреп карарга кирәктер бит”.
Авыр затлар белән дә аралашырга туры килә. Әмма алар барысы да – Русия Федерациясе кешеләре. Аларның да ярдәмгә хакы бар. Андый мөмкинлек булса, һәр кешедә тотынырлык һәм аны сазлыктан гадәти тормышка сөйрәп алырлык нәрсә табарга тырышабыз.