Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2018, 12:09

Игелек кылырга әзерсеңме?

Җомга көнне «Родина» мәдәният йортында Русиядә ирекле көрәшчеләр елын ачу тантанасы узды

Җомга көнне «Родина» мәдәният йортында Русиядә ирекле көрәшчеләр елын ачу тантанасы узды


Совет чорындагы “Син ирекле ярдәмчеләр сафына язылдыңмы?” өндәмәсе янә көнүзәк хәзер. Җәмгыятькә чәмле, кече ватаны һәм тоташ ил язмышына битараф булмаган кешеләр кирәк.

Районыбызда ирекле ярдәмчеләр хәрәкәтенә кимендә 4000 кеше җәлеп ителгән. Төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре бу. Алар тормышта авыр хәлгә тарыган гаиләләргә, ялгыз әби-бабайларга ярдәм итә, авыру балаларга ярдәм йөзеннән җәмәгать чаралары оештыра, экология өчен көрәшә, һөнәр юнәлеше бирү, сәламәт тормыш рәвешен данлау белән шөгыльләнә. Гадәттә яшьләр ирекле ярдәмчеләр исәбенә үзләре белем алган уку йортларында, өлкәннәр эш урынында яисә җәмәгать челтәрләре аша керә. “Рейд” хәрби-тарих клубын, Х.Ә. Солтанов ис. эзтабарлар берләшмәсен, “Балалар – балаларга”, “Туймазы шәһәре әниләренең бала тудыру йорты”, “Снежные лапы” берлекләрен белмәгән кеше юктыр.

Узган җомгада “Родина” мәдәният йортында Президент Владимир Путин Указы нигезендә игълан ителгән Русиядә Ирекле ярдәмче (көрәшчеләр) елы башланды. Чарада БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Рәшит Хәйруллин, район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин, Республика ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте һәм яшьләр тәкъдимнәрен хуплау үзәге директоры вазифаларын үтәүче Алексей Рябченко, БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның яшьләр палатасы һәм “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” төбәк бүлекчәсе әгъзасы Люция Юлуева катнашты.

Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләреннән укыгыз).


Читайте нас: