Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2018, 12:02

Мәңге хәтердә

Пәнҗешәмбе көнне районда яугир-интернационалистларны искә алдылар

Хәрби бурычын Ватаныбыздан читтә үтәгән русиялеләр истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган чаралар күптәннән башланды. “Серпантин” төбәк низаглары ветераннары җәмәгать оешмасы (җитәкчесе Василий Биккинин) район мәктәпләрендә батырлык дәресләре үткәрде. 15 февральдә иртән үк төбәк сугышларында һәм техноген каза нәтиҗәләреннән арындыруда катнашучылар һәйкәле янында митинг узды, анда район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов катнашты.

Яугир-интернацио-налистлар, һәлак булган якташларыбызның ата-анасы, тол хатыннары һәм балалары, хакимият оешмалары вәкилләре, ватанга тугрылык берләшмәләренең чәмле әгъзалары башын салган солдат һәм офицерларны бер минут тын калып искә алды. Кандра һәм Собханкул авылларында да яугирләргә чәчәкләр салынды. “Родина” мәдәният йортында һәм Кандра мәдәният йортында концерт булды, һәлак булучыларның гаиләләре өчен чәй табыны оештырылды.
Читайте нас: