Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 февраль 2018, 12:11

“Бу вакыйгалар мәңге хәтердә...”

Бүген камауны кичергән Модест Павлович Зыгарьга 90 яшь тула

Бүген камауны кичергән Модест Павлович Зыгарьга 90 яшь тула


13 яшьлек Модест Зыгарь (яисә Мадька, балачакта аны шулай атаганнар) камаудагы Ленинградта гаиләсе белән 1941 елның сентябреннән 1942 елның апреленә кадәр яши. Әтисе, әнисе, апасы һәм абыйсы ачлыктан үлә һәм аны башка балалар белән бергә башта Гомер юлыннан “олы җиргә”, аннары товар поездында Төньяк Кавказга озаталар. Модестның янәшәсендә сәкедә Алёша Тихомиров ята. Малайлар дуслаша һәм кочаклашып йоклый башлый. Бервакыт төнлә Мадька Алёшаны уята алмый. Аңа ныграк елышып, киләсе станциягә кадәр тын гына елап бара. Анда гадәттә үлгәннәрне поезддан бушаталар... 30 баладан 17се генә исән кала.

Туймазылы Модест Павлович Зыгарь язмышы турында “Туймазы хәбәрләре” 2012 елның маенда язды. Берничә елдан соң гәзит коллективы һәм Туймазы халкы аңа “Сугыш ялмаган балачак” китабын чыгарырга ярдәм итте. Шигъри телдә язылган автобиография повесте бу. Китапны кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Аны мәктәп һәм китапханәләргә бүләк итәләр, хәтта икенче тиражын чыгаралар һәм Уфа шәһәре мәктәпләренә тараталар. Китап өстендә эшләгәндә авторның нинди тетрәнеш кичерүен барысы да белми әле. Төннәрен йокламый ул, газапланган йөрәге сыкрый.

Венера ӘШИРОВА.

Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз.

Читайте нас: