Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 февраль 2018, 19:42

Бер-берегезне саклагыз һәм яклагыз

Узган җомгада “Родина” мәдәният йортында Башкортстанда Гаилә елын ачу тантанасы узды

Узган җомгада “Родина” мәдәният йортында Башкортстанда Гаилә елын ачу тантанасы узды



Гаилә гореф-гадәтләре – аерым кеше тормышында гына түгел, бөтен җәмгыять яшәешендә мөһим урын биләүче хәзинә ул. Гаиләдә без мәхәббәт һәм җаваплылык тоярга, хәстәрлек күрергә һәм ихтирам итәргә өйрәнәбез. Холык-фигыльгә, дөньяга караш һәм мәсләгебезгә нигез салына.

Башкортстан Башлыгы күрсәтмәсе нигезендә 2018 ел республикада Гаилә елы дип игълан ителде. Район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин аны демография хәлен яхшыртуга, җәмгыятьтә гаилә институтын ныгытуга, гаилә йолаларын тергезүгә юнәлтелгән озайлы дәүләт программасын тормышка ашыруда мөһим адым дип атады.

Туймазы районында гаилә, аналар һәм балаларга ярдәм мәсьәләләре өстенлекле булып исәпләнә. Былтыр 613 яшь гаилә никахын теркәгән. Районда 5 меңләп ишле гаилә яши, 107 якташыбыз “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. 2017 елда ишле гаиләләргә түләүсез 80 җир биләмәсе бүленгән. 24 ятим бала торак белән тәэмин ителгән.

Тантана кысаларында кимендә ярты гасыр бергә яшәгән, гаилә тормышы юбилеен билгеләүче парлар – Вәлиевлар, Мөхәмәтшиннар, Хәбетдиновлар тәбрикләнде. Ике газиз баласыннан тыш сигез баланы сыендырган Флидә Радик кызы һәм Рәзиф Гардан улы Вәлиевлар гаиләсе район Хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр исәбендә алты бала тәрбияләгән Асмановлар гаиләсе дә бар иде.

Туймазыда байтак исәпләнгән хезмәт династияләре исеменә дә җылы сүзләр әйтелде. Мәсәлән, Васильевлар-Чудайкиннарның төзүчеләр гаиләсендә төрле һөнәр ияләре – ташчы, буяучы, ПТО инженеры бар. Гаиләнең гомуми эш стажы – 100 ел.

Гомуми медицина стажы 104 ел тәшкил иткән Төхфәтшиннар гаиләсенең барлык вәкиле дә гомерен кешеләрне коткару һәм аларның сәламәтлеген кайгырту ише изге эшкә багышлаган. Гаилә башлыгы Фәрит Кәнзел улы сәламәтлек саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен «РФнең Сәламәтлек саклау отличнигы» дәрәҗәсенә лаек булган.

Нарушевлар гаиләсендә музыкага сәләт буыннан буынга тапшырыла. Бу гаилә вәкилләре балалар музыка мәктәпләрендә укыта, оныклары да музыка белән кызыксына башлаган хәзер.

Мактаулы кунаклар исәбендә педагоглар, спортчылар, авыл хуҗалыгы тармагы династияләре дә бар иде.

Анфиса АИТОВА
Читайте нас: