Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2018, 12:24

Туймазылылар Ветераннар сукмагы һәм “Олимпиец” өчен тавыш бирә

«Кулай шәһәр мохите тәэмин итү» проекты кысаларында халыктан тәкъдимнәр кабул итү төгәлләнә

«Кулай шәһәр мохите тәэмин итү» проекты кысаларында халыктан тәкъдимнәр кабул итү төгәлләнә
Халык игътибарына барлыгы 16 җәмәгать биләмәсе тәкъдим ителде.
Үткән атна ахырына 1247 тәкъдим тапшырылды. Иң күп тавыш җыйган беренче “өчлектә” – Ветераннар сукмагы (аны педагогия колледжы янында җиһазлау күзаллана), “Олимпиец” спорт-савыктыру комплексы, “Родина” мәдәният йорты биләмәсе. Атап әйткәндә, шәһәр халкы мәдәният йорты алдында тукталыш урыннарын арттырырга, Островский урамындагы 9а, 9б, 9в йортлары каршындагы автомобиль мәйданчыкларын киңәйтергә, Техника-барлау бюросы каршында утыргычлар урнаштырырга, шушы оешмадан педагогия колледжына кадәр парк төбәге җиһазларга һәм укытучыларга һәйкәл куярга тәкъдим итә.
Моннан тыш, “Олимпиец” артында, халык фикеренә караганда, өстәмә футбол мәйданчыгы ясарга кирәк.
9 февральгә кадәр туймазылылар шәһәрнең кайсы өлеше уңайлыклар тудыруга мохтаҗ булу уңаеннан теләкләрен белдерә алачак. Фикерегезне язып, электрон адрес ([email protected]) аша җибәрергә яки язма-тәкъдимегезне шәһәр биләмәсе хакимиятенә (Островский урамы, 52) яки район Хакимиятенә (Октябрь мәйданы, 1); «Олимпиец» спорт комплексына (Мичурин урамы, 6); «Туймазы-Арена» боз сараена (Островскиий урамы, 39); үзәк китапханәгә (О. Кошевой урамы, 16а); идарәче компаниягә (Чулпан-2 төбәге, Җиңү проспекты, 3, 3нче эш урыны) китереп тапшырырга мөмкин. Йомгаклау максатында тавыш бирү мартта узачак.
Читайте нас: