Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль 2018, 11:31

Бильярд – хәрәкәттәге шахмат ул

Авыл советлары «Ирекле пирамида» юнәлешендә ярышты

Авыл советлары «Ирекле пирамида» юнәлешендә ярышты
Районда авыл биләмәләре спартакиадасы үтә. Ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Узган шимбәдә Югары Бишенде, Кандра, Иске Туймазы, Собханкул, Серафимовка һәм Төмәнәк авыл советларының җыелма командалары “Чемпион” клубында җыелды. Һәр команда исәбендә икешәр кеше. Байтагы спорт разрядына ия.

Собханкул авыл советыннан 65 яшьлек Олег Горелов бильярд спорты белән ярты гасыр шөгыльләнә инде, 3нче разрядка ия.

– Бильярд – үзенчәлекле уен, анда осталыктан тыш, уңыш елмаю да мөһим, – дип исәпли Олег Александрович. – Әле генә Серафимовкадан көндәшләребез безне 2:0 исәбенә җиңеп килә иде, кай арада исәп безнең файдага 5:2гә үзгәреп куйган. Бильярд шарының тугыз хәрәкәт ноктасы бар һәм төбәү өчен шуны дөрес сайлау мөһим. Шар хәрәкәте кайда юнәлү нәкъ шуңа бәйле. Мин бильярдны шахмат белән чагыштырыр идем, чөнки икесендә дә дөрес исәп кирәк.

Көндәшләре командасындагы иң көчле уенчы сыйфатында Горелов Серафимовка авыл советыннан икенче разрядка ия 35 яшьлек Рафаэль Галиевны атады. Узган ел йомгаклары буенча Рафаэль Риф улы районның иң көчле уенчылары арасында бильярд спорты буенча рейтинг ярышларында өченче урын яулаган.

“Чемпион” спорт клубы директоры Азат Сәетборханов сүзләренә караганда, бу ярышларда күмәк команда эшчәнлеге сизелергә тиеш. Ялгыз уен вакытында гына ул залда тынлык булу таләп ителә, ярдәм итү катгый тыела, парлы уенда исә киресенчә – бильярдчыларның хезмәттәшлек итүе зарур.

Көн буе барган ярышларда Иске Туймазы авыл советы командасы беренче урын яулады. Аның исәбендә спорт мастерлыгына ике кандидат – Альберт Ганиев һәм Рәмис Латыйпов уйный. Көмеш бүләккә Кандра авыл советыннан Рамил Газизов белән Наил Кашапов, бронзага Собханкул авыл советыннан Олег Горелов белән Рим Мөсләхов лаек булды.
Читайте нас: