Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 февраль 2018, 13:48

Балачак хыялыннан — подполковник йолдызларына Эчке эшләр министрлыгы ветераны 85 яшен билгели

Эчке эшләр министрлыгы ветераны 85 яшен билгели


Эчке эшләр министрлыгы ветераны 85 яшен билгели


Һәр кеше тормыш юлын гомер көзенә җиткәндә үкенмәслек итеп үтәргә тырыша. Әгъләм Шәйсолтан улы Миһранов тормышыннан зарланмый: хокук саклау оешмаларында 30 ел эшләгән, 15 ел Туймазы эчке эшләр бүлеген җитәкләгән. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергән, оныклары һәм аларның балалары бар.

Әгъләм Шәйсолтан улы балачактан хәрби булырга хыяллана. Армиягә китәсе мәгълүм булгач, бер генә уй борчый аны: сөю хисләре бөреләнеп килгәндә яшьләргә аерылырга туры киләчәк. Тимерне кызуында сугарга уйлый. Төнлә авыл советы башлыгы ишеген шакый, Назимә Тәхаутдиновага мәхәббәтен аңлата һәм яшьләр шундук язылышып та куя. Иртән Әгъләм армиягә китә.

Хезмәтен тутырып кайтканнан соң егет юллама буенча РСФСР Эчке эшләр министрлыгы Алабуга махсус милиция мәктәбенә укырга керә, аннары Эчке эшләр министрлыгы Мәскәү академиясенең Свердловск филиалын тәмамлый. Хокук сакчысының хезмәт юлы шулай башлана.

– Тормыш иптәшемә ярдәме өчен гомер буе рәхмәтле булдым мин. Ул вакытта кесә телефоны юк, эштә тоткарланасымны яисә төнлә генә кайтасымны хәбәр итә алмый идем. Ул минем өчен борчылды, мин исә аеруча авыр чакларда аның мәхәббәтеннән көч алдым, – ди Әгъләм Шәйсолтан улы. – Бу оешмада эшләү җиңел түгел, әмма мин җаваплы хезмәткәр һәм хәстәрлекле җитәкче булырга тырыштым.

Миһрановның төп кагыйдәсе – һәркемгә карата кешелекле мөнәсәбәттә булу. Ул хөкем ителүчеләр белән дә уртак тел таба белә, байтагына эшкә урнашырга ярдәм итә.

Шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткәне өчен 2008 елда Әгъләм Шәйсолтан улы Туймазы районының Мактаулы кешесе исеменә лаек була.

Бүген түгәрәк бәйрәмен билгеләүче ветеран, хокук саклау оешмаларында эшләгән еллардагы кебек, нык, ыспай. Ул иртән күнегүләр эшли, җәяү йөри, гөлләр үстерә. Ни кызганыч, берничә ел элек сөеклесе бакыйлыкка күчкән, шуңа күрә бүген ул юбилеен балалары, оныклары белән каршыларга җыена.
Читайте нас: