Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 14:01

Хәвефле борылыш

Үлемгә сәбәпче булган юл-транспорт казасында гаепле адвокат хөкем ителде

Үлемгә сәбәпче булган юл-транспорт казасында гаепле адвокат хөкем ителде
Туймазы районара суды Республика адвокатлар коллегиясе Чишмә районы филиалының РФ Җинаятьләр кодексының 264нче маддәсендәге 3нче бүлектә бәян ителгән җинаятьне кылуда (саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә сәбәпче булган юл-транспорт казасын кылу) гаепле дип табылган 53 яшьлек адвокатына карата ачылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
Былтыр июньдә ул «Хундай» автомобилендә Самара-Уфа-Чиләбе юлына чыга. Сулга борылып, каршы хәрәкәт юлында «Киа»га барып бәрелә, ә ул машинаның шофёры, транспорт чарасын тыю мөмкинлегеннән мәхрүм булып, каршыга килгән «DAF» маркалы йөк автомобиле белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә «Киа»дагы 36 яшьлек җәрәхәтләнгән пассажир хатын вафат була. Суд «Хундай» шофёрының транспорт чараларына идарә итү хокукын 3 елга чикли һәм, 4 ел да 11 айга биләмә-колониягә озатып, иректән мәхрүм итә.

Читайте нас: