Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2018, 19:02

«Төньяк амурлары» рухы

Туймазылылар җәядән атарга өйрәнде

Туймазылылар җәядән атарга өйрәнде
Башкортстан турында нәрсә белүен илебездә яшәүчеләрнең кайсыннан гына сорама, җавап, мөгаен, шундый булыр: «Башкорт балы – иң шифалысы»! Чынлап та, безнең бал күптән республиканың даны һәм үзенчәлегенә әверелде. Өстәвенә, республикага һәм Көньяк Урал итәге төбәкләренә хас башкорт аты белән дә дан казандык без. 1812 елгы Ватан сугышы һәм Бөек Ватан сугышы чорларында алар Русия армиясенең байтак өлешен тәшкил иткән.
Кымыз белән курай да республикабызның үзенчәлекле күренешләренә әверелде, ә менә башкортларның җәясе белән угы шактый онытыла төшкән һәм замана яшьләренә генә түгел, хәтта өлкәнрәк буынга да таныш түгел. Ә 1812 елгы Ватан сугышы вакытында нәкъ менә җәядән оста аткан һәм Наполеон армиясен таң калдырган өчен «төньяк амурлары» дип атаган ич башкорт яугирләрен французлар.
Республикабызда «Мәргән укчы» хәрәкәтен оештырган Юлай Галиуллин тырышлыгы нәтиҗәсендә соңгы елларда борынгы яу сәнгате – җәядән ату йоласы тергезелә. Бу оешма яшь буынны хәрби-ватанга тугрылык рухында тәрбияләү һәм төрле дәверләрдә башкорт яугирләренең хәрби-тарихи вакыйгаларда катнашуын чагылдырган күренешләрне тасвирлау-тергезү белән даими шөгыльләнә.
Күптән түгел Юлай Рәфкать улы «Олимпиец» спорт комплексында җәядән ату буенча осталык дәресе үткәрде. Анда теләгән һәркем, нигездә, районның мәдәният оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Авыр җәяне күтәреп тору, керешен тарттырып, укны буйсындыру тиз генә һәркемнең дә кулыннан килмәде. Тик беркем дә сынатырга җыенмады, шуңа күрә яу коралын сак кына әледән-әле кулдан кулга күчерделәр.
– Спортның бу төре буенча ел саен дөнья чемпионатлары үткәрелә. Аларда, Русиядән кала, байтак ил катнаша, – ди Галиуллин. – Шуңа күрә мин Башкортстанда бу борынгы сәнгатьне искә төшерергә, җәя һәм ук ярдәмендә генә дә Наполеонга каршы 1812 елгы Ватан сугышында француз гаскәрләрен чигенергә мәҗбүр иткән каһарман бабаларыбыз данын тергезергә карар иттем. Республиканың байтак районында осталык дәресләре үткәрәм. Спортның бу төренә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тырышам.
– Республикада Башкортстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган ике зур чара үткәрелә, анда борынгы җәядән ату спорты буенча да ярышлар була, – диде район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Илдар Салихов. – Ләкин Туймазы районы аларда бер тапкыр да катнашмады әле, чөнки бездә милли спортның бу төре таралып өлгермәгән. Юлай Галиуллин безгә республика Халык иҗаты үзәгеннән ике пар җәяле ук җыелмасы тапшырды. Өйрәнәчәкбез!
– Башкорт булмасам да, җәядән ату мине гаять мавыктыра, – диде Собханкул авылы мәдәният йортының бизәүче-рәссамы, юридик колледж студенты Никита Комиссаров. – Төз ату өчен куллар шомалыгы, җилкә тотрыклылыгы һәм күз үткерлеге таләп ителә. Ни гаҗәп, минем атылган ук шундук билгеләнгән урынга барып тиде. Пневматика винтовкасыннан ату белән мавыгуның файдасы тигәндер, мөгаен. Туймазыда укчылар түгәрәге оештырылса, мин анда һичшиксез йөриячәкмен.