Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2018, 18:57

Табигатьне саклаган өчен – «Экология оскары»

Бу бүләккә Туймазы 4нче мәктәбе лаек булды

Зилә АБДУЛЛИНА


Үткән ел ахырында Мәскәүдә «Крокус-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Бөтенрусия тирә-як мохитне саклау съезды һәм халыкара «ЭКОТЕХ-2017» күргәзмә-җыены үткән. Бу съездда Русиянең төп экология премиясе – «Милли экология оскары»н тапшыру тантанасы булган. «Яшел Русия» экологлар хәрәкәте рәисе Константин Курченков кулыннан диплом, дәрәҗәле сын һәм затлы бүләкне Туймазы 4нче мәктәбе директоры Рөстәм Салихов кабул итеп алган.

Бу мәктәп бер ел буе «Яшьләр – Туймазы табигате өчен!» программасы буенча эшләгән. Нәтиҗәдә «Башкортстан тыюлыклары», «Экологиягә балалар күзе белән», «Үзебезнең киләчәкне саклыйк!», «Экология әлифбасы» дип аталган махсус бәйгеләр, «Дөнья чистарак булсын өчен» флеш-мобы, табигатьне саклау оешмалары вәкилләре белән очрашулар, «Агач утырт һәм аны сакла!», «Кәгазьгә – икенче гомер!» чаралары оештырылган. Бөтенрусия тыюлыклар дәресе үткәрелгән, укучылар «Парклар маршы»нда һәм экология өмәләрендә нәтиҗәле катнашкан. Бөтенрусия «Экологиягә балалар күзе белән» экология проектлары бәйгесендә беренче урын яулап, бу мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Эльза Гыйрфанова аеруча зур уңышка ирешкән.
Читайте нас: