Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2018, 19:03

Русиянең алдынгы клубы – Туймазыда

«Олимпиец» спорт комплексында бөтенрусия кикбоксинг ярышлары узды

«Олимпиец» спорт комплексында бөтенрусия кикбоксинг ярышлары узд

Русиянең алдынгы клубы исеменә Русия, Башкортстан, Татарстан, Казагыстанның төрле шәһәрләреннән 100ләп спортчы дәгъва итте.
Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны судьялар коллегиясе рәисе урынбасары Александр Берёзкин (Абакан), Русия Кикбоксинг федерациясенең беренче вице-президенты, ярышларның баш судьясы, лоу-кик бүлегендә өлкән тренер Фәригать Касыймов (Чиләбе) сәламләде.
– Туймазы җирендә инде тугызынчы тапкыр рәттән үткәрелгән турнирның халыкара ярышларда лаек чыгыш ясаячак өметле егетләр өчен һәрвакыт башлангыч мәйданчык булачагына иманыбыз камил, – диде Фәригать Фәтхулла улы.
8-24 яшьлек кикбоксчылар ике көн дәвамында осталыгын һәм чыдамлыгын күрсәтте. Безнең район данын 1нче спорт мәктәбе кикбоксинг бүлекчәсенең 80 тәрбияләнүчесе яклады (тренерлары Вилмир Нәфыйков, Илнар Мәүлетов, Тимур Базаркенов). Спортчыларның өчесе спорт мастеры – Алмаз Терегулов, Равшан Закиров, Радмир Вәлиуллин. 15 кеше – спорт мастерлыгына кандидат.
Равшан Закиров (фотода сулда)дөньяның иң көчле мәктәпләренең берсендә тәрбияләнгән Казагыстан вәкиле белән кызыклы алыш үткәрде. Беренче ике раундта көндәшләр бер-берсенә юл куярга теләмәде, әмма соңгы алышта Равшан, ихтыяр көчен туплап, көндәшен җиңүгә иреште. Туймазылы дөрес тактика белән алдырды: алышның башында көчен чамалап, соңгы раундта аеруча тырышты, бу вакытка кунак арыган-хәлсезләнгән иде.
Турнирда катнашучылар арасында кызлар да бар иде. Юридик колледж студенты 17 яшьлек Ангелина Нуртдинова спортның бу төре белән биш ел шөгыльләнә, ул дөнья Кубогының көмеш медаль иясе, бөтенрусия һәм республика ярышларында күп тапкыр бүләкләнүче. Кикбоксингның, башка өстенлекләр белән беррәттән, төрле шәһәрләр буйлап сәяхәт итү һәм яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге бирүен раслый ул.
Команда исәбендәге медальләр саны буенча Русиянең алдынгы клубы билгеләнде. Ул – Туймазы җыелма командасы. Аңа ярышларның төп химаячысы “САВА” ит комбинаты һәм попечительләр советыннан турнирның төп бүләге – 60 мең сумлык спорт киемнәре тапшырылды. Алдынгы клуб исеменә безнең команда икенче тапкыр лаек була инде.
Читайте нас: