Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2018, 17:27

Картаерга вакыты юк

«Картаямени ул йөрәк?!» җәмәгать оешмасы әгъзалары «Олимпиец» спорт комплексында сәламәтлеген ныгыта

«Картаямени ул йөрәк?!» җәмәгать оешмасы әгъзалары «Олимпиец» спорт комплексында сәламәтлеген ныгыта

Туймазыда пенсиядәге бер төркем кеше савыктыру гимнастикасы белән мавыга. Һәм еш кына нәтиҗәләре белән таң калдыра. Алар күнегүләр белән Рузидә Әхтәмова карамагында шөгыльләнә.

– Келәмгә ятабыз, тезләнәбез һәм сузылабыз, – дип боера ул. – Бу күнегү «мәче» дип атала. Хәзер чалкан ятабыз, аякларны күтәрәбез. Аяклар туры, төшермәгез!

Әбекәй, бабакайлар, көр-сенгәләп булса да, җитез тренердан калышмаска тырыша.

Рузидә Әхмәтзыя кызының савыктыру күнегүләренә йөргән өлкән яшьтәгеләр 60 кешедән артык. Берсе 80 үрен узган. Зөлфәт Фәттахов пыяла заводында эшләгәндә үк йөзү белән шөгыльләнә башлый. Зөлфәт Фәхретдин улы тәмәке тартмый, исерткеч эчемлек кулланмый. Сишәмбе көннәрендә – тимераякта, пәнҗешәмбе көннәрендә чаңгы шуа. Һәрвакыт көләч, карашыннан нур сирпелә. Картлыкка бирешмәгәнлеге аермачык.

Чал чәчле спортчылар атна саен ике тапкыр 45әр минут шөгыльләнә, аннары, бергәләп, бассейнга китә. Әхтәмова карамагында үткәрелгән күнегүләр йөрәк һәм кан тамырлары, сулыш системаларын ныгыта, арканы төз тотарга өйрәтә, бөкрәюгә юл куймый. Беркем дә мәҗбүриләми. Тәкъдим ителгән күнегүне 8 тапкыр үти алмаган кешене беркем дә битәрләми. Бер-ике тапкыр үтәсә дә яхшы булачак.

Рузидә Әхмәтзыя кызы – «Картаямени ул йөрәк?!» оешмасының ирекле тарафдары. Байтак гомер Себердә яшәгән, пенсиягә чыккач, Туймазыны сагынып кайткан, пенсионерлар оешмасына язылган. Дәвалау гимнастикасын сайлаган. Күнегүләр педагогия колледжында үткәрелә ул чорларда, ләкин төркем җитәкчесе булмый. Үз теләге белән кемдер берәр күнегүне күрсәтә, калганнар аның артыннан кабатлый. Махсус тәртибе булмый. Бер елдан элекке физкультура укытучысы Рузидә Әхтәмова бу эшне үз карамагына алырга карар итә.

«Олимпиец»ка биш ел элек күчәләр. Спорт комплексының ул чордагы директоры Рәзиф Мансуровка рәхмәт – пенсиядәгеләрнең үтенеченә шундук колак сала.

Рузидә Әхмәтзыя кызы ел саен «Күңелле узышлар» оештыра, өлкән яшьтәгеләр анда оныклары белән бергә катнаша. 60 әби һәм бабай, аларга ияреп, аларның шулкадәр үк оныгы килә. Бик күңелле була. «Күңелле узышлар»ны пенсионерлар ел саен яз көне 2нче (тигезләү) интернат-мәктәбендә үткәрә. Балаларга бүләкләр, җиңүчеләргә грамоталар әзерләп, алдан ук әзерләнәләр.

Әхтәмовлар гаиләсендә бер битараф кеше дә юк. Рузидә Әхмәтзыя кызының тормыш иптәше Рәшит Ирек улын туймазылыларның күбесе белә. Ул җиңел атлетика белән шөгыльләнә, төрле узышларда (шул исәптән, чаңгы буенча) катнаша. Хәзер күңеленә хуш килгән шөгыле – төп эш-вазифасы: тау-чаңгы комплексында инструктор булып эшли. Улы белән кызы – җиңел атлетика, 15 яшьлек оныгы йөзү белән мавыга.

– Кайберәүләр шундый сорау бирә: пенсиядәге кешегә түләүсез эшнең ни кирәге бар? Безнең күнегүләргә нинди кешеләр йөргәнен белсәгез сез! Алардан игелек, шәфкатьлелек сирпелә, – ди Әхтәмова.

Кар-бураннар алда әле, ә тренерның күңелендә җәй инде хәзер. Күнегүләрне табигать кочагында үткәрү турында хыяллана. Пенсиядәгеләрнең физкультурадан каникулы булмаячак диләр.
Читайте нас: