Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2018, 12:36

Уй-ниятләрегез изге булсын

Хач ману төнендә 3 меңләп туймазылы саф һавада су коенды

Хач ману төнендә 3 меңләп туймазылы саф һавада су коенды

Кичә иртән Русия телеканаллары Хач ману төнендә кимендә 1,5 млн кешенең су коенганлыгын хәбәр итте. Бу йоланы Русия Президенты Владимир Путин да үтәде.

Йолага ярашлы рәвештә , 19 гыйнварда диндарлар, сәламәтлеген ныгытырга теләп, бәкедә, ләгәндә су коена, чөнки бу чорда су аеруча шифалы була.

Берничә ел элек Воздвиженка авылы чиркәве биләмәсендә ләгән урнаштырылган иде. Быел аңа чумып чыгарга теләүчеләр гадәттәгедән күбрәк булды, чөнки бу көнне гыйнвар аена хас гадәти температурага карата җылырак – 10-15 градус тирәсе иде.

Салкын сулы бәкегә чумып, ихтыяр көчен сынарга теләүчеләр арасында 25 яшьлек туймазылы Оксана Варламова да бар. Бу йолага аны Хач ману йоласын тугыз ел рәттән үтәгән тормыш иптәше күнектергән. Оксана белән бергә иренең энесе 14 яшьлек Герман да үзенең ихтыяр көчен сынаган.

Туймазылы Филүс Моратов бәкегә 4 яшьлек улы Радмир белән бергә чумган. Малай сынатмаган һәм бу батырлыгын киләсе елда да кабатларга вәгъдә иткән.

Дуслык авылында яшәгән 16 яшьлек Гөлнур Юнысова әлеге чарага үзен өч ел әзерләгән. Ул үзенең бу тәвәккәллеге салкын тидереп еш авыруына чик куячагына өметләнә.

Салкын суга чуму – организм өчен тетрәнеш. Шуңа күрә районыбызның биш төбәгендә оештырылган бәке-ләгәннәр янында медицина, коткару оешмасы, полиция хезмәткәрләре кизү торды. Алар салкын суга беренче тапкыр керүчеләргә киңәшләр бирде, җылы бинага керергә, коры кием кияргә тәкъдим итте.

Чиркәү бу йоланы үтәргә мәҗбүр итми һәм мондый тәвәккәл адымны ясарга әзер булган сәламәт кешеләргә генә суга чумарга рөхсәт итә.
Читайте нас: