Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2018, 19:20

Барысы өчен дә файдалы уртак карар

Быел шәһәр һәм барлык авыл биләмәләре халкы Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасында катнашырга теләк белдерде

Быел шәһәр һәм барлык авыл биләмәләре халкы Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасында катнашырга теләк белдерде

Башкортстанда Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы – Республиканы 2030 елга кадәр үстерү юнәлешенең өстенлекле бурычларының берсе. Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы халыкның нинди объектлар төзергә һәм ремонтларга кирәклеген үзе хәл итүен, аннары бәйге нигезендә бюджет акчасына дәгъва итүен күздә тота. Программада катнашуның төп шарты – аның халык тарафыннан тиңдәш финанслануы. Әле мондый проектлар кимендә 80 илдә уңышлы тормышка ашырыла. Русиядә Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы – 2007 елдан, безнең төбәктә 2014 елдан алып гамәлдә.
Республикада проект тормышка ашырыла башлаган елда 69 гаризаны үтәүгә сарыф ителгән субсидиянең гомуми күләме 60 миллион сум тәшкил итте. Бер елдан соң шушы ук акчага 99 проект гамәлгә ашырылды. 2016 елда субсидия күләме 300 миллион сумга кадәр артты. Бу акчага 487 гариза үтәлде, былтыр исә – 436 гариза.
Шул рәвешле, Башкортстанда дүрт елда балалар һәм спорт мәйданчыклары, су тәэминаты системасы, урам яктырткычлары, юллар һәм күперләр төзү һәм ремонтлау, каты көнкүреш калдыклары полигоннары кору, үткәргечләр техникасы сатып алу буенча кимендә 1000 проект тормышка ашырылды.
Былтыр Программа кысаларында грант алуга Туймазы районының 12 авыл биләмәсе гариза тапшырды. Әмма дүртесе генә хупланды (4 миллион 126 мең сум). Өстәвенә, Карат һәм Иске Туймазы авыл советлары бәйгедә икенче тапкыр җиңде.
– Безгә уңыш елмаюның сәбәпләре күптөрле. Халыкның җыелышка килү проценты да, катнашучы химаячылар өлеше дә, проектларны тормышка ашырудан файда күрәчәк кешеләр исәбе күп булу да. Бездә барлык проектлар да балалар иминлеге өчен тормышка ашырылды, – ди Карат авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ләйсән Хөсәенова. – Уңыш якташларыбызны илһамландырды. Карат авылы халкы быел балалар өчен спорт мәйданчыгы сатып алып урнаштырырга карар итте.
Быел районның барлык 18 авыл советы һәм шәһәр биләмәсе бәйгедә катнашуга гариза тапшырды. Авыл халкы тәкъдим иткән проектлар асылда мәктәпләрдә уңайлылык булдыруга юнәлтелгән. Аларда җылы санүзәкләр кору, тәрәзәләр алыштыру, төзекләндерү эшләре өчен техника сатып алу күздә тотыла.
Әгертамак халкы бу Программадан юл мәсьәләсен хәл итү өчен файдаланырга карар итте. Шушы көннәрдә авыл мәктәбендә гомуми җыелыш узды, анда халык Әгертамак төбәгендә Мәктәп урамындагы 350 метр, Кызылтау урамындагы 620 метр юлга комташ түшәү зарурлыгын тикшерде. Эшнең якынча бәясе – 1,5 миллион сум, шуның 15 процентын химаячылар, халык һәм шәһәр биләмәсе салачак, 1 миллион чамасы – республика бюджетыннан.
Әйткәндәй, былтыр шәһәр хакимияте Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасының үз башлангыч проектын тормышка ашырды. Нәтиҗәдә биш идарәче компания карамагындагы йортлар ихаталарында балалар өчен тоташ алганда 1 миллион сумлык заманча сигез уен мәйданчыгы пәйда булды. Иң мөһиме, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән һәм идарәче компанияләрдән бу проектларның 50 процентын тиңдәш финанслау гына таләп ителде. Акчаның калган өлешен дәүләт бүлде. Мондый эш быел да дәвам итәр дип күзаллана.

Читайте нас: