Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2018, 11:30

«Биш су савытын кимерде инде!..»

Чили тиене кунакка йөрергә, «мунча» керергә һәм чыпчыкларча чыркылдарга ярата

Чили тиене кунакка йөрергә, «мунча» керергә һәм чыпчыкларча чыркылдарга ярата

Шириевлар – ишле гаилә: әтисе, әнисе, 9 һәм 15 яшьлек кызлары Мирра белән Элина; Белыч кушаматлы Чили тиене һәм өч мәче – Муха, Муся һәм Белка (соңгысы – гаиләнең килеп-китеп йөргән әгъзасы, күбрәк урамны үз итә).
Җәнлекләр, мәсәлән, джунгар әрләне, Шириевлар гаиләсенең һәрвакыт тугры дусты була. Бервакыт, базарда йөргәндә, Майяның (кызларның әнисе) тышкы кыяфәте буенча нәни кушаякка охшаган ике Чили (дегу) тиененә күзе төшә. Кызыгалар, сатып алалар, тик кунаклар икесе дә малай булып чыга. Алар әледән-әле бер-берсе белән «йодрык сугышы» оештыра. Берсе белән хушлашырга мәҗбүр булалар.
Кәефе күтәрелсен дип, Белыч өчен (икенче малайның кушаматы) иркен аквариум сатып алалар, «өй туе»на исә аңа тәгәрмәч бүләк итәләр, чөнки ул сикерергә, йөгерергә бик ярата. Дөрес, төнгә уенчыгын яшерәләр, чөнки йоклатмаячагын беләләр.
Кызы Мирра читлекне чистартканда Белычны иреккә чыгаралар, тик, ялгыш чыгып югалмасын дип, алдан ук барлык бүлмәләрнең ишекләрен ябып куялар. Белыч шундук янәшәдәге нәни йортка – мәчеләр янына юнәлә. Шул рәвешле, бу җәнлекләр бер-берсенә «гаиләләп» йөрешә. Бергә уйныйлар. Әледән-әле чыркылдау ишетелә – дегу-тиен шулай «чыпчыкларча» сөйләшә.
Алар шулай уйный: Муха – шудырма ишек артындагы бүлмәгә кереп утыра, Белыч коридорда кала. Мәче, ишекләр арасындагы ярыктан тәпиен сузып, Белычның койрыгына кагыла. Белыч, аңа таба борылып, чыпчык телендә ачулана башлый. Муха үрти – тагын тәпиен суза. Белыч тагын ризасызлык белдерә.
– Хуҗалыкка зыян китерми микән? Дегу – кимерүче ич...
Кызларның берсе ишек яңагындагы үткен теш эзләрен күрсәтте:
– Әнә ич – булгалый инде. Без аның үзен генә озакка калдырмаска тырышабыз. Мәчеләр дә күз яздырмый аннан. Биш су савытын кимерде инде!
Әрләннән аермалы буларак, Чили тиененең бер исе дә юк. Бик чиста. Белычка көн саен ике тапкыр «мунча» кирәк. Мирра комлы ванна кертеп куя һәм җәнлекне чыгара. Белыч хәлдән тайганчы ауный. Ахыр чиктә, өрәктәй агарып, ял итәргә өенә юнәлә. Шиншилла өчен тәгаенләнгән киптерелгән азык, агач ботаклары белән тамак ялгап алгач, йокыга тала. Ә йокының кирәген бирә инде – кайчак хуҗалар шикләнеп куя – исән микән?
– Белычның кысылмаган җире юк, аны кулга ияләштереп, мәсәлән, карандаш ташырга өйрәтеп була. Тик без анысына өлгермәдек әле, – ди Майя.
Фотоаппарат утыннан күзе чагылгач, җәнлек чырылдый башлады, тик бер минут үтәргә өлгермәде – «куркыныч» объективны якыннанрак күрергә теләп йөгереп килде.
Бу гаиләдә җәнлекләрне барысы да ярата. Әти-әнисе кызларга аларны тәрбияләргә рөхсәт итә. Әнисе балаларның «игътибар һәм назга мохтаҗлар турында хәстәрлек күрергә өйрәнүен» раслый. Мирра ветеринар булырга тели. Ихатадагы мәче, этләр барысы да аның янына «дәваланырга» килә. Бервакыт ул сынган канатлы карга күтәреп кайта. Ярасын перекись ярдәмендә эшкәртеп бәйли, балконда «хастаханә» корып җибәрә. Хәле яхшыргач, карга очып китә.
Шириевлар гаиләсе гүя туплау-озату үзәге: Мирра әтисе Рамилгә локатордай зур колаклы күшеккән мәчене күрсәткәч, ул аны кызгана – алып кайтырга рөхсәт итә. Һәм хәтта аңа «Муха» дигән кушамат тага, чөнки мәче, оста паркурчыдай, баскыч буйлап йөгерә, үрмәли, сикерә. Муха барысына да шулкадәр ошый ки – үзләрендә аны «бөтенләйгә» калдыралар.
Күптән түгел Элинага «ияреп» кайткан өч песи баласының тамагын туйдырып, юып-чистартып, киң күңелле кешеләргә таратканнар.
Эштән соң әтисе иң элек Белычның хәлен белә: «Нәрсә, тамагыңны туйдырдылармы соң синең?» Белыч шундук канәгать җавап кайтара: «Чик-чирик-чирик!»
– Бу күренешкә эт кенә җитми кебек тоелмыймы сезгә? – дип сорадым.
– Сез нәкъ дөресен әйттегез! – дип елмайды Майя. – Тик кызларның әтисе без моңа лаек булырга тиеш ди. Иртәнге сәгать алтыда торып, маэмайны саф һавага алып чыгарга риза булсак, шундук рөхсәт алачакбыз.