Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2018, 13:00

«Әти булу бәхете»

Туймазыда бәйге җиденче тапкыр үткәрелә

Туймазыда бәйге җиденче тапкыр үткәрелә

Бәйгене оештыручылар – «Туймазы хәбәрләре» гәзите һәм «Ковчег» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге. Быел ул «Гаилә сакчысы – Ватан сакчысы» өндәмәсе астында үткәрелә.
Бәйге 14 гыйнварда башлана. Берничә бүлек тәкъдим ителә: «Иҗади гаилә», «Иң тату гаилә», «Өчләтә әти», «Әтилек бурычына тугрылык», «Иң булдыклы әти», «Иң зирәк әти», «Үзенчәлекле фоторәсем».
Балаларының әтиләре белән төшкән иң күркәм, дулкынландыргыч һәм шаян өч фотосын 5 февральгә кадәр электрон адреска җибәрегез: [email protected] яки кәгазьгә басылган фотоларны редакциягә китереп бирегез: Туймазы, Мичурин ур., 20б, 20нче бүлмә). Фотосурәтләрнең сыйфатына игътибар итегез.
Авторның исем-шәрифләрен, фотода кемнәр сурәтләнүен билгеләгез, бу фотоның тарихы булса, язып китерегез. Әтиегез турында сөйләргә кыенсынмагыз – илебез үз каһарманнарын белергә тиеш! Элемтәгә керү өчен телефон һәм электрон адресыгызны күрсәтегез.
Бәйгегә 23 февральдә йомгак ясалачак. Гәзитне игътибар белән укып барыгыз: бүләкләү вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк, редакциядә үтәчәк.
Читайте нас: