Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2018, 20:40

Тормыш мәҗбүр итә, теләгең булса – өйрәтә дә

Ирле-хатынлы Мостафиннар яңа һөнәр үзләштергән һәм ике кәсеп проекты оештырган

Ирле-хатынлы Мостафиннар яңа һөнәр үзләштергән һәм ике кәсеп проекты оештырган

Интернетта безнең көннәрдә өметле кәсеп оештыру мөмкинме дигән сорау буенча фикер алышу тынмый. Дәүләт нәрсә белән ярдәм итәлә? “Гәзиттә бик еш уңышлы эшкуарлар турында бәян итәсез, әмма аларның эшне нидән башлавы, хаталары турында сөйләмисез”, – дип яза безгә гәзит укучылар. Бу хатаны төзәтергә булдык.

Айгөл һәм Рәдис Мостафиннар

гаиләсендә бер-бер артлы ике сабый дөньяга килгәч, алар үз эшен ачарга карар итә. Дөресрәге, берьюлы

икене.

Рәдис Мөдәрис улы белеме буенча программачы. 2010 елда Туймазы индустрия техникумын

тәмамлаган, әмма күңеленә якын эш таба алмаган.

Күпчелек предприятиеләр берничә белгеч белән килешү төзергә өлгергән. Аларның хезмәтенә исә кинәт туган мәсьәләләрне хәл итү максатында

аена бер-ике тапкыр гына мөрәҗәгать ителә. Әмма гаиләсен акчасыз калдыра алмый ул. Бераз электр монтёры

булып эшләп ала, аннары

металл конструкцияләр цехына эшкә килә. Капкалар, кысалы теплицалар һ.б. ясарга

өйрәнә.

– Шәһәрдә шушы юнәлештә эшләүче берничә генә предприятиенең бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә өлгерә алмавын күрдем, – ди ул. – Бүген районда шәхси торак төзелешенә биләмә күп бүленә һәм йорт төзүчеләр, алар нигездә яшь гаиләләр, һәр тиенен исәпли. Миңа нәкъ шул эш кирәген аңладым.

– Үз кәсебеңне ачу өчен акча күп таләп ителдеме?

– Миңа кимендә 300 мең сум кирәк булды. Әмма эшне акрынлап башлый торырга

кирәк. Мәсәлән, чит предприятиедә эшләгәндә үк кулланылган “Газель” сатып алдым, бөгү җиһазы сатып алу өчен 150 мең сум кредит алдым. Әмма яшь гаиләләргә артык бурычка

батарга киңәш итмим. Кәсеп барып чыкмаса (андый хәлләр дә бар) авыр булачак. Шундук акчага әйләндерергә мөмкин әйберләр (шундук табыш китерүче, димәк) сатып алырга кирәк. Йөк транспорты, сварка җиһазы һәм башкалар бу.

– Бина мәсьәләсен ничек хәл иттегез?

– Бер бөлгән заводтан 140 кв. метрлык бинаны арендага

алдык. Аена 9 мең сум түләдек. Аны тәртипкә китердек,

электр үткәргечен сварка җиһазы өчен таләп ителгән киеренкелеккә көйләдек. Әмма акча җитмәү сәбәпле эш туктап калды.

Һәм мин шәһәрнең эшкуарлар

берлегенә мөрәҗәгать иттем. Аның рәисе Эдуард Насыйбуллин миңа дәүләт мәшгульлек программасы турында сөйләде. Аның шартлары

буенча эшсезлек буенча берьеллык пособие акчасына үз эшеңне ачу өчен җиһаз сатып алырга мөмкин.

Башымда кәсеп планы бар иде инде. Аны кәгазьгә теркәп, документлар туплап, мәшгульлек үзәгенә китердем.

58 мең сумга ярымавтомат

сварка җиһазы сатып алдым һәм, ике ярдәмче җәлеп итеп, эш башладым.

Эшкуар-музыкант

Тора-бара шушы ук программага

Рәдиснең хатыны Айгөл дә кушыла. Музыка белеменә ия ул, концертмейстер, әмма декретка кадәр сәүдә челтәрләренең берсендә товар

белгече булып эшләгән. Иренең уңышлары белән илһамланган Айгөл дә эшкуар

булырга карар итә. Тулай

торакларның берсендә маникюр салоны ачу өчен бина таба, кәсеп планы төзи. Эшсезлек буенча берьеллык акчага яңа җиһаз, мебель сатып ала.

–Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, маникюр салоны ачу өчен акча артык күп таләп ителми, – ди ул. – Төп чыгым – дезинфекция чаралары.

Кәсеп өчен акчаның бер өлешен декрет ялында тупладым. Чөнки хыялымны чынга ашыру теләгем зур иде. Маникюр, бизәкләү эше белән шөгыльләнү ошый иде миңа. Бу өлкәдәге яңа юнәлешләрне күздә тоттым, үзем өчен сурәт ясадым. Аннары моны һөнәрем итеп сайларга карар иттем.

Салондагы зиннәтле мебель

һәм игълан тактасы өчен хәтта бай ханымнар да артык 150-200 сум акчасын чыгарып салырга риза түгел. Дәрәҗәле салон исеменә дәгъва итмим, әмма башкалардан

ким эшләмим, шуңа күрә үз клиентларым бар. Гаиләмә күбрәк вакыт бүлү өчен аларны киметергә дә туры килә хәтта. Шушы көннәрдә эшкә ярдә
Читайте нас: