Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2018, 20:11

Китап патшалыгы – укымышлылар дөньясы

Тармаклы үзәк балалар-үсмерләр китапханәсе ярты гасырлык эшчәнлегенә йомгак ясады

Бай мәгълүмат үзәге
Шәһәребездә балалар китапханәсе 1967 елның 30 ноябрендә ачыла. Моңа БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Батыр кызы Миңнегалиева зур тырышлык сала. Башкортстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча Туймазыга эшкә килеп, ул нибары 4 айда китапханә ачтыруны оештыра.
Башта Ленин проспектындагы 21нче йорттагы кечкенә бинада урнаша бу оешма. Нәниләр абонементы өчен бүленгән мәйдан – 12, өлкәнрәкләр өчен 14 кв. м тәшкил итә. Кием элгечләре, күргәзмә, стендлар өчен урын булмый, тик балалар ул кысанлыкны сизми. Бер ел эчендә бу китапханәгә килгән кешеләр саны 3 меңнән арта. Биредә төрле чаралар үтә, ә анда эшләүчеләр коллективы Башкортстандагы балалар китапханәләре арасындагы республика бәйгеләрендә кат-кат җиңүче була.
Китаплар патшалыгы бүгенге урынына – Ленин проспектындагы 2нче йортка – якты һәм иркен яңа бинага күчкәч, коллектив та, балалар да куанып туялмый. 1982 елның 8 сентябре була ул. 2012 елда исә балалар китапханәсендә «Проспекттагы Медиа үзәге» проекты тормышка ашырыла, һәм ул тармаклы дәрәҗәсенә ия була. Заллар җентекле ремонтлангач, балаларның ялын яхшырак оештыру мөмкинлеге туа. Укырга кермәгән нәниләр өчен уен мәйданчыгы, мәктәп балалары һәм студентлар өчен электрон уку залы ачыла. Аның хуҗалыгындагы аудио-энциклопедияләр, мультимедиа-дәреслекләр, аудио-курслар, белем бирүче компьютер уеннары, мультфильмлы җыентыклар, электрон дәресләр, шулай ук күп юнәлешле мультимедиа залы анда онлайн-конференцияләр, семинар, сәхнәләштерелгән тамашалар һәм концертлар, сәнгать күргәзмәләре үткәрү өчен киң мөмкинлекләр ача.
Балалар китапханәсе бүген – өйгә алып китеп уку өчен китап белән тәэмин итү урыны гына түгел. Тоташ бер дөнья, белем алу, уку һәм иҗат биләмәсе. Аңа хәзер кимендә 10 ел Ирина Борисовна Безрукова җитәкчелек итә. Әйтергә кирәк, бу системада ул 27 ел эшли, ә иҗат юлын китапханәче булып башлаган.
Кызыксын. com
– Заманында без – яшь белгечләр белән Диләрә Батыр кызы үзенең бай тәҗрибәсен уртаклаша иде. Уфада, шушы системада эшләп тупланган бар белемен безгә тапшырды. Бу – китапханә эшен системалаштыру, китапларны дөрес урнаштыру, күргәзмәләр әзерләү... Хәзер үзебез яшь буынны өйрәтәбез, – ди Ирина Борисовна. – Дөрес, эш тәҗрибәсе һәм яше күпме булуга карамастан, китапханәчеләр һәрвакыт укый, өйрәнә. Семинарларда, курсларда, бер-берсеннән... Безнең биләмәара үзәк китапханә бик көчле – республикабызның башка шәһәрләрендәге хезмәттәшләребез өчен үрнәк.
Китапханәчеләрнең төп ярдәмчеләре – укытучылар. Китап укырга, китапның кадерен белергә, тикшеренү белән мавыгырга бергәләп кенә өйрәтеп була ич. Бу җәһәттән китап патшалыгының бәхете бар. Туймазыдагы 2, 4, 6, 7, 8нче, Серафимовка мәктәпләре, педагоглар һәм индустрия колледжлары – ышанычлы хезмәттәш. 2нче тигезләү интернат-мәктәбе белән дуслыкка 25 елдан артык инде хәзер.
Читайте нас: