Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2018, 11:39

Туймазы кызы саллы премиягə ия булган

Уфадаатаклы дирижёр Владимир Спиваковның хəйрия фонды грантларын һəм премиялəрентапшыру тантанасы үтте.

Уфада атаклы дирижёр Владимир Спиваковның хəйрия фонды грантларын һəм премиялəрен тапшыру тантанасы үтте. Быел бу грантка төбəгебезнең дүрт яшь сəлəт иясе лаек булды. Шул исəптəн – Туймазы музыка мəктəбендə белем алучы 17 яшьлек Валерия Назарова да.
Бу бүлəккə ул башкорт халкының озынкөйлəренеңберсе – “Таштугай”ны башкарганөченлаекбулган. Валерия аныүзеукыганмузыкамəктəбекурай- чысы Радмир Гомəровка кушылып җырлаган. Əйтергə кирəк, Спиваков премиясеналган калган өч кеше – махсус урта музыка колледжлары студентлары.
Якташыбыз җиденче ел инде Рəмзия Яруллина карамагында вокал белəн шөгыльлəнə. Ул халыкара, төбəкара, бөтенрусия һəмрайон вокал бəйгелəре лауреаты.
Владимир Спиваковның Башкортстандагы хəйрия фонды мəдəният һəм балалар иҗатын үстерү өлкəсендə əһəмиятле проектларның берсенə əверелде. Бу фонд балаларга Русиянең һəм дөньяның алдынгы профессорларында белем алу мөмкинлеге бирде. Бу җиңүдəн соң Валерияне шундук берничə бөтенрусия һəм халыкара проектларга чакырганнар. Шулар арасында Спиваковның Башкортстанда- гы фонды академиясе дə бар (ул 2018 елның апрелендə Уфада үтəчəк), Владимир Спиваковның Халыкара хəйрия фонды үткəргəн ХV халыкара “Мəскəү дусларын җыя” фестивале, Мəскəү халыкара музыка йортындагы концертлар.
Читайте нас: