Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2018, 11:22

Курчагы соң, курчагы...

Любовь Борисова үзенчəлекле коллекция туплаган

Любовь Борисова үзенчəлекле коллекция туплаган

Кемдер кəнфит кəгазе җыя, бəгъзелəре котлаунамəгə мөкиббəн, сирəк очрый торган тəңкəлəр белəн мавыга. 26нчы балалар бакчасы тəрбиячесе Любовь Борисова курчаклар җыя – 43 булган инде алар хəзер. Любовь Петровна күптəннəн үзенең иҗади шəхесенə дə, һөнəренə дə тəңгəл килгəн коллекция турында хыяллана. Бервакыт Русиядə милли киемле курчаклар җитештерелə башлавын ишетеп белə.
Беренче данəсе артыннан Уфага юл тота. Курчак сəнгать əсəре кебек була. Аны ясаучылар һəр өлеш үзенчəлеген күздə тоткан: йөз чалымнарын, чəчен, киемен. Дүрт ел эчендə шкаф киштəсендə дистəлəгəн фарфор курчак пəйда була. Аның коллекциясендə башкорт, татар киемендəге курчаклар д а , Архангель, Псков, Мəскəү губерниясеннəн кышкы кайры туннар, сəйлəн белəн чигелгəн күлмəклəр, калфаклар, корсетлар, салам эшлəпəлəр кигəн чибəркəйлəр дəбар. Киемендəгеөлешлəрне истə калдырырлык түгел, кайберлəренең исем атамаларын да ишеткəнебез юк. Андый “белмəсҗаннар” өчен һəр курчакка матур итеп бизəлгəн журнал беркетелгəн. Улбасмалардатəкъдимителгəн халыкның тарихы, мəдəнияте, уеннары, кораллары, йолалары, кием төрлəре һəм милли кием өлешлəре тасвирланган.
Бу курчаклар балалар бакча сында еш кунак икəн. Сабый лар аларны күреп, соклануын яшерə алмый, меңлəгəн сорау яудыра. Нишлəп Чукотка кызы йон комбинезон һəм тирекүн аяк киеменнəн? Үзбəк кызына бу кадəр толым нигə кирəк?
Тəрбияченең яраткан курча гы юк. Һəр курчак үзенчəлекле, ди ул. Бер «ханым» – көндəлек киемнəн, икенчесе – бəйрəмчə киенгəн, өченчесе – туй күлмəгеннəн.
Матурлыкка омтылуы Борисованың балачактан килə. Ул һəрчак яхшы итеп сурəт ясаган. Туйма зы 10нчы мəктəбен тəмамлаганнан соң Стəрлетамак юга ры мəдəният учи лищесына укырга кергəн, мозаика тезүче һөнəрен үзлəштергəн. 1979 елда фарфор заводы ачылгач, кызнысурəт ясаучыитеп кабул итəлəр. Шушы предприятиегə 10 елга якын гомерен багыш лаган. Аннары яңа 26нчы балалар бакчасына тəрбияче булып эшкə килə. Əмма өч ай буе башка хезмəткəрлəр белəн бергə оешманы бала ларны кабул итəргə əзерли. Монда да күнекмəлəре эшкə ярый. Стеналарны, баскыч мəйданчыкларын, веранданы бизи, дəреслəргə əсбаплар əзерли. Улхəзергенəболарның барысындаИнтернеттаналыр га, кибеттəн табарга була, элек бар нəрсəне үз куллары белəн ясыйлар, хыялларын эшкə җигəлəр.
Хəзер Любовь Бори сова карамагына беренче тəрбиялəнүчелəренеңбалала ры йөри. Элеккекебек, улалар ны матурлыкны күрергə, аны кəгазьгə күчерергə өйрəтə. Ба лалар рəхəтлəнеп сурəт ясый, пластилиннан сыннар əвəли. Былтыр Любовь Петровнаның бертəрбиялəнүчесереспубли ка сурəт бəйгесендə җиңгəн. – 30 еллап элек тормышым ны шулай кинəт үзгəртергə карар итүем һəм мəктəпкəчə белем бирү оешмасына эшкə килүемөчен һич үкенмим, – ди ул. – Курчаклар белəн мавы гуым да һөнəрем чагылышы, балачак хатирəлəре. Шушы балалардөньясындаяшəвемə чиксез шатмын.
Читайте нас: