Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2018, 11:32

Готманнар гаиләсе – «кечкенә оркестр»

Ишле гаилә буш вакытын телевизор каршында түгел (ул аларда бөтенләй юк), музыка коралларында уйнап һәм китап укып үткәрә

Ишле гаилә буш вакытын телевизор каршында түгел (ул аларда бөтенләй юк), музыка коралларында уйнап һәм китап укып үткәрә
Готманнар гаиләсе Туймазыга 2003 елда Дәүләкәннән күчеп килгән. Сатып алынган йортны үзгәртеп кору өчен төзүчеләр ялларга да булыр иде, әмма Владимир Леонгардович ярдәмче сыйфатында өч улын гына ала. Өлкәненә 14 яшь кенә була. Һәм, әлбәттә, тугры дуслары ярдәм итә...
Христиан гаиләсендә мөнәсәбәтләр Тәүратка нигезләнә. Намуслылык, якыннарың турында хәстәрлек, бер-береңне хөрмәт итү бу. Биредә иерархия хакимлек итә. Әти әйтсә, хак әйтә. Балалар ата-анасына зур ихтирам белән карый һәм аларга “сез” дип эндәшә.
Готманнар Ходай бүләк иткән балаларын (биш малай һәм өч кыз) шатланып кабул иткән. Шунысы әһәмиятле, аларның берсе дә балалар бакчасына йөрмәгән. Уртак гаилә мәшәкатьләре белән үскән алар. Өлкән балалары әниләре Агнесса Николаевнага (һөнәре буенча медицина хезмәткәре) энеләре-сеңелләрен тәрбияләшергә ярдәм иткән, кечеләре исә өлкәннәрдән акыл-тәҗрибә туплаган.
Өлкәннәренең дүртесе – малай. Берсе савыт-саба юса, икенчесе идән сөртә. Сигез яшьтә пәрәмәч пешерә алар. Буш вакытлары булмый – уку, түгәрәкләр. Һәм тормышка ашырасы байтак хыял. Аның соңгы нәтиҗәсен көтү күңелне җилкендерә.
Әлбәттә, төрле чаклар була. Малайлар өй түбәсенә, агач башларына менә – моның өчен орышмыйлар аларны. Әмма кемдер җитди хәлгә тарыса, ир-егетләрчә сөйләшү өчен әтисе алдына баса. Әти кеше ашык-пошык һәм ярсыган чакта шелтә белдерергә тырышмый.
Владимир Леонгардович – шәхси эшкуар. Һәрвакыт өч кеше өчен эшли. Ходайга ышанырга, үзеңә тир түгәргә – балаларын да шуңа өйрәтә ул. Әтиләре кебек үк барлык балалары да эшсөяр булып үсә. Һөнәрне ничек сайлаганнармы? Әти-әнисе сүзенә колак салганнар, әмма сайлау мөмкинлеге дә булган. Давид белән Дмитрий (сваркачы һәм электрикка укыган) йортлар төзи, Виталий – агачка сырлап бизәк төшерүче, әмма төзүче булып эшли, Роберт – калайчы-тимерче, Эрвин – сварка буенча технолог, Элона белән Руфина – бухгалтерлар, Татьяна – машина эшләү технологы. Өстәвенә, дүртесе Туймазы индустрия колледжын тәмамлаган, икесе шунда укый. Владимир Леонгардович өлкән балаларын тормыштан уңган дип исәпли. Алар теләсә нинди катлаулылыктагы проектларга курыкмыйча тотына. Төзелеш объектларын үзләре булдыра һәм җитәкли.
Ике бәләкәйсеннән кала, балаларның барысы да машинага идарә итү таныклыгына ия, шул исәптән Татьяна да. Ахирәтләре аны шаяртып “шумахер” дип йөртә .
Кыз тегүче булырга хыяллана, әмма колледжга документларын тапшырырга баргач, тегүчеләр тупламауны әйтәләр, башка белгечлек сайларга киңәш итәләр. Ул шундук ризалаша.
Татьяна бик тыйнак кыз. Гаиләдә мактанганны өнәмиләр. Аның республика олимпиадасында катнашып, киң тармаклы станокчылар арасында икенче урын алуын “Бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте эшчәннәреннән ишетәләр. Диплом яклап, Татьяна биредә технолог булып эшли.
– Башта авыр булды, – ди Татьяна. – Белем алу – бер эш, гамәлдә компьютер программасында билгеле өлешләрне эшкәртү исә – бөтенләй башка. Җаваплылык зур. Катлаулы машиналар җитештерү техник-технологның игътибарлылыгына турыдан-туры бәйле.
Аларның гаилә оркестрында фортепиано, аккордеон, баритон, думбра, скрипка, тромбон һәм флейта, гитара тавышлары яңгырый.
Давид, Дима, Робертның үз гаиләләре бар инде, әмма ата йортына еш килә алар. Өлкәннәр һәм балалар бер-берсе белән туйганчы аралаша. Бу өйдә телевизор юк. Компьютер бар, ул эш өчен кирәк. Бергәләп өстәл теннисы, шахмат, шашка уйныйлар.
Балалары үз-үзеннән канәгать булып үссен өчен ата-ана кулыннан килгәннең барысын да эшләгән. Алар китап укырга ярата. Татьяна яңа ел кичендә Агнесса Николаевна тирәли утырып, “Дорога ввысь” китабын укуларын хәтергә төшерде.
Бәйрәмнәрдә бергә җыелып, музыка тыңлыйлар. Дирижёр “пульты” артында – Виталий, ул Октябрьский музыка колледжында дирижёрлыкка укыган.
Готманнар сәяхәт итәргә ярата. Ел саен диярлек гаилә белән Белорет районына – тауларда йөрергә баралар. Былтыр Германиядә булганнар, әтиләре исә христиан-туганнары белән Африкада балалар йорты төзүдә катнашкан.
Гаилә белән Эльбрусны яулаганнар. Икебашлы пәһлеванга бозваткыч һәм “мәчеләр” ярдәмендә җәяүләп үрмәләмәгәннәр, билгеле. Башта күтәрткеч ярдәмендә 3.200 метр биеклеккә күтәрелгәннәр. Аннары ратракларда (тауларда чаңгы юллары әзерләү өчен кулланылучы махсус чылбырлы машиналар). Һәм дөньяга 4.200 метр биеклектән баккан алар. Кире төшкәндә көчле кар ява башлаган. Сихри манзара...
Читайте нас: