Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2018, 18:28

Бер мең ярым аерым кисәктән — картина

Аерым өлешләрдән оста итеп картина җыярга

Аерым өлешләрдән оста итеп картина җыярга Юрий Прохоровны әтисе өйрәткән



Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше булса да, иҗатка сәләтле Юрий Прохоровның мозаика-картиналары балаларның сәнгать мәктәбе, тармак китапханәсе, музыка мәктәбе күргәзмәләренә куелган, башка оешмаларда күрсәтелгән. Алар хәтта район буйлап күчеп йөргән, мәсәлән, Югары Троицкий авылына кадәр барып җиткән.

Күптән түгел үзәк район хастаханәсенең ике катлы терапия бүлекчәсе бинасында Юрий Дмитриевичның юбилей күргәзмәсе ачылды. Аның хәзер унынчы күргәзмә булуына ышану да кыен!

Әтиле-уллы Прохоровлар, авырлыкларга карамастан, кешеләрне берләштерергә, якташларын шатландырырга тырыша. Күргәзмәне караучыларның йөзләре нур чәчте. Шаярдылар, көлделәр. Инвалид улының тормышын баету-тулыландыру өчен Дмитрий Петровичның кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышуы турында сүз кузгалгач, барысы да Юра тавышын ишетте. Ул берничә тапкыр аермачык кабатлады: «Мин Петрович малае...» Күргәзмәгә килгән һәркемне дулкынланырга мәҗбүр итте бу.

Хастаханә баш табибы урынбасары Ирина Беляева Юрийның 32 картинасын кабатланмас үзенчәлекле җыелма дип атады. Терапия бүлекчәсе мөдире Михаил Павлов аның 3D һәм 4D үлчәмле күләмле кул эшләре – Коткаручы Христос чиркәвенә, Кол-Шәриф мәчетенә һәм Санкт-Петербург панорамасына таң калды. Һәм авыруыннан башка нәрсә турында уйларга теләмәгән, төшенкелеккә бирелүгә һәвәс кешеләргә, Юрий кебек, тизрәк күңеленә ошаган шөгыль табарга киңәш итте. Сырхауларга каршы нәкъ шулай көрәшергә кирәк.

Терапия бүлекчәсендә урын иркен дип булмый, шуңа күрә Юраның барлык дуслары, аның иҗатын яратучылар барысы берьюлы ни рәвешле сыйган – анысы да бик гаҗәп. Иҗатчы үзе, теләкләрне игътибар белән тыңлап, һәркемгә бер үк соравын бирде: «Ә значокларыгыз бармы сезнең?» Чөнки Юрий аерым кисәкләрдән картиналар җыю (берсе хәтта 4 мең кисәктән тора!) белән генә түгел, төрле җыелмалар туплау белән дә шөгыльләнә.

Әлеге җыелмаларын Прохоровлар район хастаханәсенә бүләк иткән. Хәзер Юра яңа картиналар җыя башлаган. Алар үзәк район хастаханәсенең тагын ике бүлмәсен һәм балалар хастаханәсенең ишек алды бүлмәсен бизәп торачак.
Читайте нас: