Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар 2021, 11:49

Мәктәпкә – махсус автоб

Яңа ел алдыннан “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республикага өр-яңа 70 мәктәп автобусы кайтты

Шуларның берсе Туймазыга бүленде. Аңарда Чулпан-2 төбәгендә яшәүче балаларны 8нче мәктәпкә ташыячаклар.
Элек яңа төбәктә яшәгән балаларга мәктәпкә кадәр юлның бер өлешен рейс автобусында, калган өлешен җәяү узарга туры килде. Аларның хәвефсезлеген кайгырткан ата-аналар мәгариф идарәсенә төбәктән мәктәпкә кадәр йөриячәк махсус автобус бүлүне сорап бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәде. Үтенечне ишеттеләр.
— Төбәктә 8нче мәктәптә белем алган 18 укучы яши, – ди мәгариф идарәсенең баш инспекторы Фәнир Зиннәтуллин. – Балаларны мәгариф оешмасына илтү өчен автобус көн саен өчәр рейс ясаячак.
Бүген районда һәм шәһәрдә 32 мәктәп автобусы хәрәкәт итә. Алар барысы да ашыгыч сигнал төймәсе, хәвефсезлек каешлары, янгын сүндергеч, аптечка, яктырткыч һәм тахограф (тизлекне, шофёрларның хезмәт һәм ял режимын теркәү җайланмасы) белән тәэмин ителгән. Алар көн саен 25 мәгариф оешмасына кимендә 900 баланы ташый.
Фото: www.gaz-bus.ru
Читайте нас: