Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 декабрь 2020, 12:06

Акылына күрә хөрмәте

Бөтенрусия «World-Skills» чемпионатына Туймазыдан 15 укучы һәм студент барачак.

Алтынчы “Яшь һөнәр осталары” төбәк чемпионатына (WorldSkills Russia һәм WorldSkillsRus sia Juniors) йомгак ясалды, ул индустрия һәм юридик кол-леджларда үтте.
Туймазы егет-кызлары өчен үзләренең белем учагында үткән ярыш шактый уңышлы тәмамланды.
Киләсе елда Уфада бөтенрусия чемпионатында республика исеменнән юридик колледж студентлары Кирилл Танакбаев («Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү” бүлеге), Айдар Гыйльфанов («Компьютер уеннары һәм мультимедиа кушымталары әзерләү» бүлеге), Кирилл Балаев («Видео сәнәгате» бүлеге), шулай ук команда исәбендә “Хокук сак-лау эшчәнлеге (Полиция хезмәткәре)” бүлегендә беренче урын яулаган Юлия Тимергалина, Наджибулло Шәфиев, Чулпан Камаева, Айдар Йомагузин, Илмира Садыйкова чыгыш ясаячак. Индустрия колледжыннан Уфага Илдар Вәлиев барачак. Ул “Полимер чималдан эшләнмәләр җитештерү” юнәлешендә җиңү яулаган.
Туймазы “юниорлар”ы чыгышы да уңышлы үткән. “Хокук саклау эшчәнлеге (Полиция хезмәткәре)” юнәлешендә 1нче гимназия укучылары Азамат Сәлимгәрәев, Давид Ахунҗанов, Азат Гыйбадуллин, Реналь Варин, Эмиль Әминев җиңү яулаган.
“Видео сәнәгате” юнә-леше буенча республика командасы исәбенә 4нче мәктәп укучысы Әнвәр Гафаров кергән. Укучыларны чемпионатка юридик колледж укытучылары әзерләгән.
Фото: i.ytimg.com
Читайте нас: