Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 декабрь 2020, 12:28

Үсмерләр уңышлы чыгыш ясый

Бу көннәрдә Туймазыда ике колледжда «WorldSkills Russia» һәм «WorldSkills Russia Juniors» чемпионатларының төбәк өлеше уза

Бу көннәрдә Туймазыда ике колледжда «WorldSkills Russia» һәм «WorldSkills Russia Juniors» чемпионатларының төбәк өлеше уза. Индустрия колледжында егетләр “Полимер чималдан эшләнмәләр җитештерү” юнәлешендә көч сынаша. Юридик колледжда ярышлар берьюлы өч юнәлештә уза: “Компьютер уеннары һәм мультимедиа кушымталары әзерләү”, “Компьютер уеннары өчен 3D-модельләү” һәм “Хокук саклау эшчәнлеге”.
Быел безнең район беренче тапкыр «WorldSkills Russia Juniors»ның республика өлешен кабул итә. Ул мәктәп укучылары өчен. “Хокук саклау эшчәнлеге” юнәлешендә 1нче гимназия укучылары ярыша. Командалар 20ләп бирем үтәячәк, шул исәптән ату, җинаятьчене тоткарлау, гипс калыплар әзерләү, фоторобот ясау. Яшь катнашучыларны бары тик бер сынаудан азат иттеләр – криминалистика полигонында “мәет”не тикшерү.
Җиңүчеләрнең исемнәре 21 декабрьдә төбәк чемпионатын рәсми ябу тантанасында яңгыраячак. Алар киләсе елда Уфада узачак бөтенрусия өлешендә рес-публика исеменнән чыгыш ясаячак.
Фото: gacssr.ru
Читайте нас: