Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 ноябрь 2020, 17:10

Өйдә укырга ярдәм итәләр

Быел мартта республикада пандемия шартларында өйдән торып укуга күчкән укучыларга ярдәм күрсәтү проекты тормышка ашырыла башлады

Быел мартта республикада пандемия шартларында өйдән торып укуга күчкән укучыларга ярдәм күрсәтү проекты тормышка ашырыла башлады. Мәктәп программасын онлайн-форматта үзләштерә алсын өчен, мохтаҗ гаиләләрдәге балалар гаджетлар белән тәэмин ителә.
Шушы көннәрдә республиканың күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге 823 укучысына планшетлар тапшырылды, шуларның бишесе – Туймазы районыннан. Балалар Туймазының 3, 7, 8нче, Татар-Олкан һәм Гафуров авылы мәктәпләрендә белем ала.
Чарага үзләренә кирәк-мәгән, әмма төзек компьютерлары, ноутбуклары, планшетлары, роутерлары булган район халкы, оешмалар да кушыла ала.
“Өйдә укырга ярдәм ит” проекты БР мәгариф һәм фән министрлыгы, Санлы үсеш министрлыгы һәм “Бердәм Русия” партиясенең башкарма комитеты белән берлектә оештырылган.
Фото: cdn.10kanal.ru
Читайте нас: