Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 ноябрь 2020, 12:31

Студентлар “Си шарп” телен өйрәнәчәк

Туймазы юридик колледжында заманча биш остаханә ачылды

Шушы көннәрдә юридик колледжда мәгълүмат технологияләренең соңгы таләбе буенча җиһазланган биш яңа остаханә ачылды. Алар “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия мәгариф министрлыгы гранты акчасына тормышка ашырылган. Грант күләме 37 миллион сум тәшкил иткән, тагын 17 миллион сум республика бюджетыннан бүленгән.
Зәңгәр төстәге зур “М” хәрефе һәр остаханәнең пыяла ишекләрен бизи. Атама, кабинетларның бизәлеше, укыту программаларының яңа тәэминаты колледж җитәкчеләре һәм укытучылары тарафыннан уйлап чыгарылган. Грант алуга документлар туплау һәм проектны әзерләүгә бер ел чамасы вакыт киткән. Грант откач исә укытучылар остаханәләрдә укытылачак юнәлешләр буенча өстәмә белем алган.
– Беркайчан да студентларга гадәти белем бирү белән генә чикләнмәдек. Аларга хезмәт базарында ихтыяҗ булган юнәлешләрне бирергә тырыштык һәм әле дә тырышабыз, – ди колледж директоры Нурислам Сәлимгәрәев. – Нәкъ шушы максатны күздә тотып, грантлар бәйгесенең “Мәгълүмат-коммуникация чаралары” юнәлешендә катнашырга карар иттек. Аның иң күп түләнелгән тармак булуы беркемгә дә сер түгел.
Әмма укыту өчен тиешле матди база, шул исәптән, шактый кыйммәтле заманча җиһаз таләп ителә. Мәсәлән, яңа остаханәдәге бер эш урынын җиһазлау яхшы автомобиль бәясенә төште. Бездә исә һәркайсында 15-17 урынлы биш остаханә.
— Хәзер заманча мәгъ-лүмат технологияләрен үзләштерү мөмкинлеге булу яхшы, бу күнекмәләр һәркайсыбызга кирәк булачак, – ди яңа кабинетларның берсенә дәрескә килгән “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлеге буенча укыган икенче курс студенты Элеонора Солтанова.
Һәр остаханәнең үз юнәлеше бар, шуннан чыгып җиһазланган да инде алар. Алар ярдәмендә студентлар киләсе “Кәсеп өчен программа тәэминаты”, “Веб-дизайн һәм эшләнмәләр”, “Мобил кушымталар әзерләү”, “IT – 1С: Предприятие 8 нигезендә кәсеп тәэминаты”, “Компьютер уеннары һәм мультимедиа кушымталары әзерләү” юнәлешләре буенча белем алачак.
Мәсәлән, “Компьютер уеннары һәм мультимедиа кушымталары әзерләү” остаханәсендә укучылар Unity 3D белән эшләргә өйрәнәчәк. Компьютер уеннары иҗат итү өчен уен кораллары, мобиль кушымталар, уен консольләре һәм Smart TV өчен куәтле программа тәэминаты бу. Алар “Си шарп” (С#) телендә эшләячәк. Бу Microsoft компаниясе тарафыннан әзерләнгән заманча программа теле, аңарда теләсә кайсы катлаулылыктагы платформалар һәм операция системалары өчен программа тәэминаты язарга була. Нәтиҗәдә студентлар югары хезмәт хакы түләнелгән һөнәрләрнең берсе – уеннар уйлап табучы һөнәрен үзләштерә алачак. Аларга дөньяда ихтыяҗ шулкадәр зур, заказчылар хәтта үзаллы өйрәнүчеләр белән дә эшли.
Система блоклары һәм мониторлардан кала, остаханәләрдә бик күп интерактив җиһаз да бар. Мәсәлән, Flip-чарт (флип-чарт) – экранга кулдан язылган тексттан кала, тышкы чыганактан санлы контент кертү мөмкинлеге дә биргән дисплей бу.
— Моннан тыш, укытучы мәгълүматны экранга чыгара ала, ул исә шунда ук студентларның телефоннарында пәйда булачак. Ручка да, дәфтәр дә кирәкми, – дип аңлата инженер-программачы Ильяс Мөхәмәтшин.
Бу лабораторияләрдә булачак юристлар гына түгел, районның башка урта уку йортлары студентлары да, шулай ук эшкуарлар һәм гади халык та укый алачак – алар өчен махсус курслар оештырылачак. Аларны туплау киләсе елдан башланыр, мөгаен. Моннан тыш, колледж базасында шәһәр һәм республика күләмендәге “Киләчәккә билет”, “Һөнәр навигаторы” һөнәр юнәлеше чаралары үткәрелә. Остаханәләр дә бу чараларга җәлеп ителәчәк.
Читайте нас: