Туймазы хәбәрләре
-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 октябрь 2020, 17:17

Озын-озак каникул

Башкортстанда мәктәпләрдә көзге каникулны озайту турында карар кабул ителде. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров 13 октябрьдә хөкүмәттә үткән ашыгыч киңәшмәдә белдерде.

Чирекләп укыган мәктәпләрдә яллар шимбә, 17 октябрьдә башланып, 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Модуль системасы буенча укыган Туймазы районы мәктәпләрендә дә каникул озайтылды. Бу уңайдан мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл Әхмәтова аңлатма бирде.
– Грипп һәм башка кис-кен тын юллары авыруларын профилактикалау өчен Туймазы районы мәгариф оешмаларында 14-24 октябрьдә модульле каникул игълан ителде, – диде ул.
Балалар мәктәпләргә 26 октябрьдә барачак.
Фото ачык чыганаклардан
Читайте нас: