Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 октябрь 2020, 17:21

Диктант өчен бишле кирәкме?

17 октябрьдә дөньяда Рус теле буенча күмәк диктант узачак.

«Күмәк диктант-2020» безнең район һәм шәһәрдә 17 октябрьдә онлайн-форматта үтәчәк. Анда катнашу өчен https://totaldict.ru/online/ сәхифәсендә теркәлергә кирәк. Трансляция Мәскәү вакыты белән 8.00, 11.00, 14.00 һәм 23.00 сәгатьләрдә булачак.
Шушы эфирларның берсенә кереп, сәхифәдәге махсус тәрәзәдә диктант яза аласыз. Эш тәмамлангач, «Тикшерергә» төймәсенә басыгыз. Бераздан онлайн-диктант шәхси кабинетыгызда пәйда булачак.
Быел диктант тексты рус теоретик космонавтикасына нигез салучы Константин Циолковский тормышына багышланган. Текст авторы – А.М. Горький исемендәге әдәбият институты әдәби осталык кафедрасы доценты, "Милли бестселлер" әдәби премиясе лауреаты Андрей Геласимов.
Фото ачык чыганаклардан
Читайте нас: