Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 сентябрь 2020, 18:56

Киләчәккә бер адым

Нөркәй мәктәбе республиканың “Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу марафонында катнашты

Виртуаль чынбарлык шлемы хәзер Туймазы районының ун авыл мәктәбе укучылары өчен гадәти күренеш. Өстәвенә, бу уку йортларын квадракоптерлар, роботлар, 3D-принтерлар, лего-конструкторлар, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен шомарту өчен манекен-сыннар үз иткән.
Заманча гаджетлар тормыш иминлеге нигезләре, информатика һәм технология ише фәннәрне укыту методикасын һәм эчтәлеген үзгәртте. Бу яңалыкларга “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларындагы федерация “Замана мәктәбе” проекты җимеше – “Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу исәбенә ирешелде.
Бер ел элек муници-палитет-районда соңгы техника таләпләре буенча җиһазланган санлы һәм гуманитар юнәлешле биш үзәк пәйда булды. Быел алар Серафимовка 3нче, Кандра 2нче, Иске Туймазы, Райман һәм Нөркәй мәктәпләрендә барлыкка килде. Соңгы торак үзәгендә без республика “Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу марафоны көнендә булдык.
Тантаналы чара башланганчы без үзәк кабинетларын йөреп чыгарга, яңа даирәне бәяләргә, өр-яңа җиһазларны карарга, балалар белән аралашырга өлгердек. Читтән торып уку вакытында мәктәпне сагынырга өлгергән алар. Анда инновация шлемнары, принтерлар пәйда булуын ишеткәч, дәресләргә йөгерә-атлый диярлек килгән. Хәзер укучылар өстәмә рәвештә робототехниканы, медицинаны, журналистиканы, финанс һәм сан белемен, 3D-модельләштерүне, лего-конструкторларны өйрәнә, “Ачык стена”да фикерен белдерә ала. Мәктәптә шахмат, коворкинг һәм медиатөбәкләр барлыкка килгән. Уку йорты директоры Ольга Гордеева сүзләренә караганда, “Үсеш ноктасы” кабинетларда ремонт үткәрү, мебель, дәрәҗәле исем-атама күрсәткечләренә 90 мең сум бүлгән район хакимияте ярдәме, шулай ук мәктәпнең бюджеттан тыш һәм бюджеттан бүленгән акчасы исәбенә (бу исә тагын 115 мең сум) ачылган. Моннан тыш, 1 миллион сум күптармаклы корылмалар сатып алуга федерация бюджетыннан килгән.
– Кайда гына яшәвенә карамастан, һәр бала сыйфатлы белем алсын, үз сәләтен үстерсен өчен тырышабыз, – дип ассызыклады турыдан-туры видеотранс-ляция вакытында Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин.
Туры элемтәдә өч уку йорты, шул исәптән Нөркәй мәктәбе вәкиле чыгыш ясады. Шулай ук бер ел элек оештырылган үзәкләр онлайн режимда осталык дәресләре үткәрде. Серафимовка 1нче мәктәбендәге “Үсеш ноктасы” җитәкчесе Андрей Босов укучылары белән бергә яктырткыч ясау проектын тормышка ашыру тәҗрибәсен уртаклашты. Алар аның моделен компьютер программасында төзегән һәм 3D-принтерда чыгарган.
Читайте нас: