Туймазы хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 сентябрь 2020, 12:59

“ProМолодежь” сынатмый

Яшь туймазылылар үзләре, туган шәһәре һәм районында оештырган кәсепләре турында бәян итте

Быел “ProМолодежь» җыены Туймазыда беренче тапкыр онлайн төрдә үтте, шуңа күрә анда 3,5 меңләп кеше катнаша алды.
Район хакимиятенең яшьләр бүлеге начальнигы Альберт Хәсәнов бәян итүенчә, катнашучыларның кызыксынуын һәм кузгатылган мәсьәләләрнең көнүзәклеген исәпкә алып, пандемия шартларында форумны онлайн төргә күчерү бер үк вакытта сынау да, яңа мөмкинлекләр ачу да иде.
– Былтыр аудиториягә күп дигәндә 200 кеше җыя алсак, быел безгә кимендә 3500 кеше кушылды!
Җыенда район-ның танылган һәм уңышлы яшь эшкуарлары, табиблар, хореографлар чыгыш ясады. Алар тирә-як мохитне әкренләп үзгәртеп, үзләрен дә үстерү турында бәян итте. Онлайн-очрашу барышында җыенда катнашучылар җәмәгать челтәрләре аша чыгыш ясаучыларга сораулар бирде, шуңа да әңгәмә тере, кызык һәм көнүзәк килеп чыкты. Әлбәттә, күп нәрсә очрашу модераторы Арсен Каюмовка бәйле иде. Тәҗрибәле оештыручы, алып баручы буларак, ул спорт студиясе җитәкчесе белән дә, гүзәллек салоны хуҗа-бикәсе, яшь депутат һәм ирекле ярдәмче белән дә уртак тел таба алды.
Арсенны яшь-ләрнең ни өчен нәкъ Туймазыны сайлавы кызыксындырды. Тормышта үз урыннарын күпме эзләүләре, кәсепләрен ничек башлап җибәрүләре турында да төпченде ул. Яшьләрнең җава-бы бердәм булды: аларны шәһәр һәм районны, тоташ төбәгебезне яхшы якка үзгәртү җәлеп итә. Һәркайсы Туймазы өчен анык нәрсәдер эшләгән. Кече ватаннарында яшәргә калган һәм бу аларны бәхетле иткән.
Өйгә!
Алинә Шәйдуллина, мә-сәлән, бераз чит илдә яшә-гән. Яраткан эше белән шөгыльләнгән, спорт белән мавыккан һәм туган ягына кайтырга карар иткән. Хәзер Алинә ире белән кәсепнең берничә юнәлешен үстерә, кызын тәрбияли.
– Барысы да 15 ел элек юридик колледжда башланды. Мин биюләр белән мавыктым, Алла Духованың “Тодес” төркеме видеодәресләре буенча шөгыльләндем. Бию студиясе ачу өчен бина таптым, дусларым белән аны ремонтладык. Тәүге күнегүгә 10 кеше килгәнен хәтерлим. Хәзер миндә 200 кеше шөгыльләнә.
Күптән түгел без үзебезнең кием тегү линиясе өстендә эшли башладык. Мин берьюлы сәяхәтләр оештыручы һәм бәйрәмнәр уздыручы ике агентлык ачтым.
Марат Халитовны, һичшиксез, үзен үзе ясаган кеше дияргә була. 17 яшеннән кибетләрдә каравылчы булып эшли, евроремонт белән шөгыльләнә, финанс өлкәсендә хезмәт сала.
– Барбершоп ачарга ниятләгәч, дусларым акылдан яздыңмы әллә диде, чөнки Туймазыда йөзләгән чәчтарашханә бар иде. Әмма бу хакта күптән хыялландым, сүземнән кайтмадым. Барбершоп, минем күзаллавымча, бик уңайлы урын, анда ир-егетләр сакал-мыегын тиз арада тәртипкә китереп кенә калмый, җанга ятыш мохиттә каһвә дә эчеп кинәнә ала.
– Син озак еллар спорт, атап әйткәндә, грепплинг белән шөгыльләнәсең. Хәтта Бразилия джиу-джитсуы буенча куе кызыл билбавың бар. Күнегүләр, чыгышларың кәсепкә комачауламыймы?
– Киресенчә, ярдәм итә. Спортчы буларак, ярты җир шарын әйләнеп чыктым. Көрәш комачауламый, ул мине тәртәдә тота, шул исәптән кәсептә дә. Көрәш, гомумән, тиз һәм кулай карарлар кабул итәргә ярдәм итә.
– Син АКШта еш бул-гансың. Безнең эшкуарлар-га америкалылардан нәрсә-гә өйрәнергә була?
– Ихлас елмаерга һәм игелекле мөнәсәбәткә. Америкалылар эчтән кырыс булсалар да, аларныкы кебек елмаю, әңгәмәләшүдәге игелеклелек – русиялеләргә шулар җитеп бетми. Клиентлар моны сизә.
Аның тәне – аның эше
Тату һәм пирсинг остасы, рәссам-дизайнчы Александра Шәйдуллина хезмәт юлын пыяла остаханәсендә дизайнчы буларак башлый.
– Көзгегә сурәт төшердем, витражлар иҗат иттем – бу миңа ошый иде. Соңыннан тәнне бизәү дә бик матур икәнлегенә инандым. Әкренләп татуаж өчен җиһаз туплый башладым. Баштагы мәлдә татуажны өйдә ясадым, хезмәтемә ихтыяҗ арткач, тату-салон өчен арендага бина алдым. Соңыннан пирсинг белән дә шө-гыльләнә башладым. Хәзер минем хәтта шәкерт-ләрем бар, татуаж курслары ачарга ниятлим. Кредитлардан башка гына эшләдем. Шулай карар иттем: эшем барып чыкмаса, янган акчаны кызганып утырмас өчен, кәсепне әкренләп үстерергә кирәк.
– Эшегез мавыктыргыч. Мәсәлән, улыгыз тату ясатырга уйласа, каршы килмәссезме?
– Юк. Аның тәне – аның эше. Иң мөһиме татуны үз эшен белгән кешедән ясату. Татуировкалар бары тик үз үзеңне күрсәтү чарасы ул. Алар рухи яктан ачылырга, үз тәнеңне яратырга өйрәтә.
Андрей Черных спорт клубында тренер ярдәмчесе вазифасыннан башлый. Хәзер ул тренер, эшкуар һәм шәһәр Советы депутаты. Андрей ишле гаиләдә үскән, аңардан кала, тагын җиде бала булган. Нәкъ шушы шарт аны үсәргә, алга барырга чәмләндергән. Ул вакытта да, хәзер дә чын ирләрчә фикер йөртә:
– Мин һәрвакыт үземнең спорт клубымны ачарга хыялландым. Моңа 2000нче елларда гына ирештем. Башта “Самурай” клубы Туймазыда барлыкка килде, аннары Кандрада. Җиңелдән булмады бу. Спорт җиһазлары сатып алу, бина арендалау һәм ремонтлау өчен елдан артык көндез каравылда тордым, евроремонт белән шөгыльләндем, кич белән күнегүләр үткәрдем. Өстәвенә, әти-әнигә, сеңлекәшләргә, миннән 12 яшькә кече энемә ярдәм кирәк иде. Мин аларны онытмадым.
Хәзер Черных – төбәк, бөтенрусия һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр тәрбияләүче “Самурай” көрәш сәнгате академиясе җитәкчесе.
Күптән түгел Андрей ир-ат чәчтарашханәләре челтәрен – барбершопны үстерү белән мавыгып киткән. Хәтта шушы бренд астында җәмәгать туклану үзәге ачарга ниятли.
Шәһәр Советы депутаты буларак та мәшәкате күп Черныхның. Аңа төрле үтенеч белән киләләр. Кемгәдер юл күтәртергә, бәгъзеләренә подъездын ремонтларга кирәк.
– Бу мәсьәләләрне хәл итүгә байтак вакыт китә, әмма эшләргә кирәк.
Мин үз тормышымны башка урында, башка шәһәрдә күз алдына да китерә алмыйм. Димәк, үзең, гаиләң, дусларың яшәгән төбәкне яхшыртырга кирәк. Туймазыда да үсәргә була. Үз алдыңа ирешердәй максатлар куярга һәм көн саен алга барырга кирәк.
Интернет булса, эш бара
Екатерина Мортазина югары уку йортын тәмамлаганнан соң офиста эшли. Кияүгә чыга, ике бала таба. Нәкъ декрет ялында тормышын үзгәртергә карар итә дә инде ул. Ул затлы косметика кибете ача һәм... бөлә.
– Мин нәрсәнедер дөрес эшләмәдем, чөнки керем буенча минуска киттем. Әмма төшенкелеккә бирелмәдем. Интернет буенча кәсеп алып бару нечкәлекләрен өйрәнә башладым, маникюр ясау курсларын тәмамладым, гүзәллек салоны ачтым.
90 көннән Екатеринаның заказлары берничә айга алдан язылган була. Кәсебен үстерергә муниципалитетның кече кәсепкә ярдәм программасы булыша, аның кысаларында ул 260 мең сумга ия була.
Күптән түгел Екатерина маникюр һәм педикюрга өйрәтү буенча интернет-дәресләр алып бара башлаган. Аның дәресләре инглиз теленә тәрҗемә ителгән һәм уңышлы сатыла.
– Бу эшкә ике еллап элек керештек. Без өчәү идек һәм шушы эш белән шөгыльләнергә теләвебезне, моның киләчәге барлыгын аңладык. Үзебезнең «Serebro» товар билгесен теркәдек, әйткәндәй, аның атамасы продюссер Макс Фадеевныкы һәм шулай ук аталган төркемнеке. Интернет-эфирга чыктык һәм төрле илләрдән җәмәгать челтәрләрендә язылучыларыбыз саны арта башлады. Без курсны түләүлегә әйләндердек. Хәзер лицензия алу белән мәшгульбез, аннары маникюр һәм педикюр буенча онлайн курслар үтү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык бирү хокукына ия булачакбыз.
Ни өчен Туймазыдан китмимме? Иремнең дә, үземнең дә биредә дуслар күп. Интернет бар, бу исә кәсепне үстерү өчен чиксез мөмкинлекләр. Минемчә, туган-үскән төбәгеңдә үз эшеңне үстерергә беркем дә комачауламый.
Читайте нас: