Туймазы хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 сентябрь 2020, 13:45

Җиләсе иде шәп атларда!

Туймазы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү бүлекчәсендә яңа җиһаз барлыкка килде.

Коронавирус пандемиясе чорында реабилитация бүлекчәсе эше бер минутка да туктап тормаган. Белгечләр WhatsApp-мессенджер аша тәрбияләнүчеләре белән күнегүләр алып баруны дәвам иткән.
Тоташ тернәкләндерү белгечләре осталык дәресләре, онлайн-уеннар оештырган, курчак спектакльләре күрсәткән. ЛФК инструкторы Ирина Тяпова дәвалау физкультурасы буенча читтән торып дәрес бирсә, массаж ясаучы шәфкать туташы Гөлназ Бәйрәмова кул бармакларына массаж ясау серләренә төшендергән.
Тернәкләндерү бүлекчәсе җитәкчесе Нәфисә Сәлимова сүзләренә караганда, күп-тән түгел тернәкләндерү бүлекчәсенә яңа җиһаз – иппотренажёр (балалар анда үзләрен атта йөргән кебек хис итә) һәм дидактика материаллары – тактиль паласлар, зиһенне үстерүче уеннар, сурәт ясау өчен ком кайтарылган.
Дүшәмбедән бүлекчә гадәттәгечә эшли башлаячак, балалар һәм үсмерләр яңа җиһазларда шөгыльләнеп кинәнәчәк.
Читайте нас: