Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 сентябрь 2020, 13:25

Балаларны ташырга рөхсәт бирделәр

ДЮХИИ хезмәткәрләре мәктәп автобусларының әзерлеген тикшерде

Үз пассажирларыннан аермалы буларак, мәктәп автобуслары шофёрлары имтиханны уку елы ахырында түгел, уку башланыр алдыннан тапшыра. Туймазыда ул беренче сентябрьдә шәһәр мәйданында үтте. “Балалар” дигән язулы сары төстәге
31 автобус бер рәткә тезелеп басты. ДЮХИИ хезмәткәрләре һәр транспортны тыштан да, эчтән дә күздән кичерде.
Дәүләт автоинспекторлары документлар, аптечка һәм янгын сүндергеч булуын, хә-вефсезлек каешлары һәм утыргычларга урнаштырылган ашыгыч ярдәм төймәләренең, руль системасының һәм тормозларның төзеклеген тикшерде.
Мәгариф идарәсе баш инспекторы Фәнир Зиннәтуллин сүзләренә караганда, мәктәп “ПАЗ”лары һәм “Газель”ләрендә көн саен 854 баланы укырга йөртәләр. Алар мәктәпләргә 64 авылдан килә.
– Яңа уку елы алдыннан 2020 елда кулланылу вакыты чыгачак ике автобусны алмаштырдык, – ди Фәнир Фәниз улы. – Яңа “Газель”ләр 19 кешелек. Алар Кандра 1нче һәм Кәкребаш авылы мәктәпләренә тапшырылды.
Балалар саны арту сәбәпле, Өязетамак мәктәбенең аз күләмле “Газель” автобусын алмаштыруга да гариза тапшырылды. Уку елы алдыннан тугыз авылда тукталыш павильоннары урнаштырылды. Балалар сыйсыз көннәрдә анда автобус көтеп тора алачак.
Читайте нас: