Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Мәгариф
1 Сентября 2020, 08:44

Кыңгырау онлайнга күчте

Быел беренче кыңгырау беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен генә яңгырады

Балалар гына түгел, укытучылар да шатлыгын яшерми: ниһаять мәктәпкә! Ярты еллап без барыбыз да кыңгыраусыз, тәнәфесләрдәге очрашуларсыз, мәктәп коридорларындагы кочаклашуларсыз, директорны һәм аның урынбасарларын күрү белән күмәк “исәнмесез”ләрсез яшәргә мәҗбүр булдык. Һәм менә болар барысы да кире кайта. Әмма – иртәгә. Бүген исә беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар гына очрашып күрешә алды.
Туймазы 4нче мәктәбе өченче ел рәттән беренче сыйныфларны күпләп кабул итә. Быел биредә 218 бала булачак алар.
– Мәктәп тантаналарын тышта – төп ишегалдында оештырдык. Алдан ук сабыйлар ара саклый алсын өчен билгеләр суктык, – дип сөйли Туймазы 4нче мәктәбе директоры Рөстәм Салихов. – Җыелучылар саны 50дән артмасын өчен тантаналарны берничә тапкыр үткәрдек.
Укуга төшкән тәүге ике атнада санитария-эпидемиология таләпләре үтәлешен студент-медиклардан оештырылган “медицина инспекторлары” күздә тотачак. Барлык уку йортларындагы кебек, бездә дә кабинет системасы гамәлдә: хәзер балалар сыйныфтан сыйныфка күчеп йөрми, педагоглар дәрескә үзләре килә. Тәнәфесләр “хәрәкәтчән”, дәресләр биш минутка кыскарды, моңа укытучылар тарафыннан өй эше автоматлаштырылган “Мәгариф” платформасы аша электрон төрдә бирелү исәбенә ирешелде. Мәктәптә тәнгә кагылмаучы термометрлар җитәрлек. Сыйныфлар һәм коридорлар графикка ярашлы рәвештә җилләтеләчәк, йогышсызландыру чаралары ярдәмендә эшкәртеләчәк-юылачак. Балалар күпләп җыелган урыннарда – ашханәдә, мәсәлән, һава рециркуляторлары урнаштырылган. Балаларга уңайлы һәм хәвефсез булсын өчен без барысын да эшләдек.
Тәүге кыңгырау – гомерлеккә хәтердә калган вакыйгаларның берсе. Көзнең беренче көненнән үк белем иленә озын-озак, кайчак катлаулы да мавыктыргыч сәфәр башлана. Могҗизалы, гаҗәеп юлны укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары бергәләп үтәчәк. COVID күпләрнең бәкәленә сукты. Ләкин тормыш әкренләп үз җаена кайта. Һәрхәлдә без моңа өмет итәбез.
Читайте нас