Быелгы уку елында районның мәгариф оешмалары “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында үткән чараларда чәмле катнашты. Аның төп максаты – Русия мәгарифенең дөньякүләм көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү. Туймазы педагоглары бу эшне ничек башкарган, яңа уку елында ул ничек тормышка ашырылачак – “Муниципалитет мәгариф системасы архитектурасы: киләчәк проектын төзибез” дип аталган ел саен үтүче “зур педсовет”та шул хакта бәян иттеләр.Чара кысаларында әңгәмә мәйданчыклары, укытучыларның секция дәресләре, матбугат конференциясе һәм ата-аналар җыены узды. Анда меңләгән педагог катнашты.
Карантин укуга комачауламады
Район хакимиятендә узган “зур педсовет”ның фикер алышу өлешендә Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Гүзәл Әхмәтшина, район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, мәктәп, өстәмә белем бирү, мәктәпкәчә мәгариф оешма җитәкчеләре катнашты. Онлайн режимда аларга район буенча барлык хезмәттәшләре кушылды.
Район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов педагогларга коронавирус пандемиясе чорында эшкә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде.
– Кыска гына вакыт эчен-дә, тиешле тәҗрибәгез, программаларыгыз, технология җиһазлары булмауга карамастан, сез читтән торып укытуга күчтегез. Укучыларыбыз сыйфатлы белемгә ия булсын өчен кулыгыздан килгәннең барысын да эшләдегез, – диде ул.
Туймазы мәктәпләрен тәмамлаучыларның БДИ нәтиҗәләре быел 11 фәннең тугызы буенча республика күрсәткечләреннән югары. 47 укучы мәктәпне “Укудагы аерым казанышлары өчен” медале белән тәмамлаган, өчесе БДИда 100әр балл туп-лаган. Аларның остазларына республика бюджетыннан 50шәр мең сум түләнәчәк, муниципалитет тагын 10ар мең сум бүләчәк.
– Укучыларның кимендә 88 проценты онлайн дәресләргә җәлеп ителде, – диде район хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл Әхмәтова. – Онлайн шөгыльләнү мөмкинлеге булмаган 325 беренче сыйныф укучысы теледәресләр буенча белем алды. Укытуның башка форматлары да кулланылды: бу электрон һәм кәгазь кейслар. Әмма иң мөһиме – укучыларның барысы да укыды, барлык төп һәм урта гомуми белем бирү мәгариф программалары тулы күләмдә тормышка ашырылды.
Иске мәктәпләргә – яңа сулыш
Быел туймазылыларга белем һәм тәрбия бирү шартларын яхшыртуга федерация һәм республика бюджетларыннан кимендә 142 миллион сум юнәлтелгән. Туймазы 1нче мәктәбе республиканың пилот проекты кысаларында биләмәсен төзекләндерү белән беррәттән кимендә 44 миллион сумлык тоташ җентекле ремонт үткәрелгән сигез оешманың берсенә әверелде.
1 сентябрьдә быел җәй түбәсе, алгы ягы, эчке биналары ремонтланган, җылылык трассасы алыштырылган Николаевка мәктәбе ишекләрен ачачак – бу максатта кимендә 25 миллион сум сарыф ителгән.
Түбән Троицкий һәм Сәрән мәктәпләре түбәсе алыштырылган, Туймазы 20нче балалар бакчасының алгы ягы яңартылган, Собханкул балалар бакчасының түбәсе һәм тәрәзәләре алыштырылган, шул ук авыл мәктәбендә түбә һәм электр тәэминаты системасы яңартылган.
“Һәр баланың уңышы” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Гафуров авылы мәктә-бендә спорт залы җентекле ремонтланган.
“Санлы мәгариф мохите” проекты кысаларында 2019 елда Туймазы 1нче интернат-мәктәбе заманча мәгълүмат-элемтә җиһазлары белән тәэмин ителгән, быел исә бу проектка Туймазы 1нче мәктәбе кушылган. 2020 ел дәвамында барлык авыл мәктәпләренә дә федерациянең “РФнең санлы икътисады” гомумдәүләт проектының “Мәгълүмат инфраструктурасы” проекты кысаларында югары тизлек-ле интернет үткәреләчәк.
Югары Бишенде авылында, Туймазы 6нчы һәм 18нче балалар бакчаларында ике айдан башлап өч яшькәчә сабыйлар өчен өстәмә урыннар булдырылган. Серафимовка 1нче балалар бакчасында кыска вакытлы төркем ачылган, аңа бер яшькәчә балалар йөри. Арытабан мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын бушату мәсьәләсе Райманда, Гафуровта яңа балалар бакчалары төзү исәбенә хәл ителәчәк. Төзелешләр өчен биләмә бүленгән инде. Моннан тыш, Туймазыда Островский урамында озакламый 260 урынлык бала-лар бакчасы ачылачак.
Туклануга һәм тәрбиягә ярдәм күрсәтеләчәк
Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2020 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныф укучылары түләүсез туклану белән тәэмин ителәчәк. Туймазы районында кимендә җиде мең укучы бу.
Педагоглар киңәш-мәсендә Башкортстан мәгариф министры урынбасары Гүзәл Әхмәтшина хәбәр итүенчә, туклану мәсьәләсе – мәгариф тармагында быелгы ике төп проектның берсе. Шушы ел ахырына кадәр, ягъни киләсе дүрт айда респуб-лика бу максатта кимендә 700 миллион сум бүләчәк. Икенче мөһим проект – сыйныф җитәкчеләрен ай саен биш мең сум күләмендә өстәмә белән чәмләндерүгә дә саллы финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Бу максатта федерация бюджетыннан кимендә 800 миллион сум бүленгән. Беренче тапкыр бу өстәмәне педагоглар октябрь башында, сентябрь өчен хезмәт хакы белән бергә алачак.