Аралашуның яңа форматы иң көнүзәк мәсьәләләр уңаеннан нәтиҗәле әңгәмә үткәрергә комачауламады. Ата-аналарны мәктәпләрдә COVID-19ны профилактикалау, БДИ нәтиҗәләре, балалар бакчаларын ачу, мәктәпкәчә оешмаларга юллама алуга кагылышлы һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.
– Әгәр коронавирус кабат һөҗүмгә күчсә, балалар программадан калышмасын өчен мәктәпләрдә нинди чара күреләчәк?
– Укытучылар эш программаларын эпидемиологиягә кагылышлы төрле хәл-вакыйгаларны исәпкә алып төзеде. Алар уку-укытуның төрле вариантларын күздә тотты – фән буенча бүлекләрне туплау, бер тема эчендәге дәресләрне берләштерү, укучыларга материалның бер өлешен үзаллы үзләштерү мөмкинлеге бирү, белемнәр-не тикшерүне читтән торып уку форматына күчерү һәм башкалар.
– Мәктәпләрдә нинди профилактика чаралары үткәреләчәк?
– “Роспотребнадзор” әзерләгән тәкъдим-күрсәтмәләрдә мәктәпләрдә ел ахырына кадәр күреләчәк хәвефсезлек чаралары җентекләп бәян ителгән. Балалар көн саен температура үлчәү, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, күмәк чаралардан баш тарту ише күренешләргә тиз ияләшер дип уйлыйм, бу яңа чынбарлык, Русиянең барлык мәктәпләре дә шулай яшәячәк һәм укыячак.
– Ата-аналар җые-лышлары узачакмы?
– Мәктәпләрдә сыйныф җыелышлары узмаячак.
– Түләүсез туклануга кагылышлы сорау. 2020 елда яңа закон буенча мәктәп балаларына нәрсәләр каралган?
– 1 сентябрьдән башлангыч сыйныфлар укучылары өчен түләүсез кайнар туклану оештырылачак. Аларның төшке ашы 55 сумга төшәчәк. Район бюджетыннан тормышта авыр хәлдә калган, җәмәгать күзлегеннән катлаулы шартларда яшәгән, ишле балалы аз керемле гаиләләрдәге укучыларның кайнар ашына 55 сум бүленәчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 100 сумга ике тапкыр ашату оештырылган. Безнең бурыч – укучыларны 100% иртәнге кайнар ашка җәлеп итү.