Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь 2020, 15:00

Авыл мәктәбе өчен 3D-чынбарлык

Бер ел элек квадракоптер, виртуаль чынбарлык шлемнары, ОБЖ тренажёрлары, 3D-принтерлар һәм роботлар биш авыл мәктәбен “үз итте”

Бер ел элек квадракоптер, виртуаль чынбарлык шлемнары, ОБЖ тренажёрлары, 3D-принтерлар һәм роботлар биш авыл мәктәбен “үз итте”: Карамалы-Гобәй, Түбән Троицкий, Собханкул, Кандра һәм Серафимовка 1нче мәктәпләре бу. Анда санлы һәм гуманитар юнәлешле “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды.
Быел мондый үзәкләрне Серафимовка 3нче, Кандра 2нче, Нөркәй, Иске Туймазы, Райман мәктәпләрендә ачу күздә тотыла. Аларның һәркайсы федерация бюджетына бер миллион сумга төшә. Аның каравы, үзәкләр барлыкка килү белән авыл мәктәпләрендә технология, информатика, ОБЖ дәресләре яңача узачак. Яңа үзәкләр оештыруга район бюджетыннан 450 мең сум юнәлтелгән – бу акча “Үсеш ноктасы” брендына ярашлы ремонт үткәрү һәм биналарны җиһазлау мөмкинлеге бирә.
Гадәти “Үсеш” нидән гыйбарәт? Беренчедән, ул хай-тек стилендәге заманча чагу дизайны белән аерыла. Собханкулда, мәсәлән, ул берничә гамәли төбәктән гыйбарәт: уку кабинетлары һәм “коворкинг” проект залы бу. Серафимовкада өлкән сыйныф укучылары үзәктә манекен-тренажёрларда йөрәк-кан тамырлары сис-темасына реанимация күнекмәләрен үзләштерә.
Кандра 1нче мәктәбендә кызлар һәм малайлар медиаиҗат, шахмат белән шөгыльләнә, танып белү рухындагы һәм тарихи фильмнар карый, зирәклек уеннарында катнаша.
Барлык үзәкләр дә 3D-принтерлар, квадракоптерлар белән тәэмин ителгән. Фотоаппарат, видеокамералар сатып алынган. Тагын бер мөһим нәрсә: ОБЖ дәресләрендә балалар мәгълүмат хәвефсезлеген, кибергигиенаны өйрәнә, бөтендөнья челтәренең иксез-чиксез даирәсендә юнәлеш сайлый. Технология дәресләрендә виртуаль һәм өстәмә чынбарлык, аддитив технологияләр белән таныша, проектлар төзи, роботлар җыя, 3D-модельләр иҗат итә. Карамалы-Гобәйдә, мәсәлән, мәктәп укучылары чын экскаваторларның бәләкәйләтелгән үрнәк-ләрен җыя.
Читайте нас: