Яңа уку елында шәһәре-безнең 1нче мәктәбендә “Генерал-майор Миңне-гали Шәйморатов исемендәге беренче аерым яшь армиячеләр полкы”ның ике кадет сыйныфы ачылачак. Тугызынчы сыйныфларны – Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, унынчы сыйныф укучыларын РФ тикшерү комитеты БР Тикшерү идарәсе үз канаты астына ала. Теләсә кайсы мәктәп укучысы кадет булала. Төп таләпләр – медицина күрсәткечләре буенча физик күнегүләр белән шөгыльләнүгә каршылык-тыюлар булмау һәм укуда яхшы өлгереш.
Арслан Зиннәтуллинга 14 яшь. Тугызынчы сыйныфка кадәр ул 7нче мәктәптә укыган. Соңгы вакытта мәктәптән соң укырга кая бару турында еш уйланган. Укуы яхшы, спорт әзерлеге дә ярыйсы – “Спартак” футбол клубында беренче генә ел шөгыльләнми. Мондый портфолио һәм яхшы билгеләр белән үсмер әңгәмәләшүне җиңел үткән.
– Мин кадет! – дип сөенечен яшерми Арслан. – Бу очракта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хезмәткә эләгү җиңелрәк булачак. Коткаручылар турында фильмнар, сериаллар күп карадым. Үзем дә бу юнәлеш буенча китәргә уйлыйм. Кешеләргә ярдәм итәргә телим. Авырлыклардан курыкмыйм, аларга каршы көрәшергә һәм җиңәргә телим.
Карина Ибраһимова әңгәмәләшүгә әтисе – җинаятьчеләрне эзләү бүлеге майоры белән килгән. Икесе дә үзләрен ышанычлы тота. Беренчедән, Карина өчен бу туган мәктәбе, икенчедән, укырга керү өчен бар яклап та килгән: яхшы укый, сәнгать мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган, берничә ел йөзү һәм спорт биюләре белән шөгыльләнгән.
– Полициядә эшләргә, гаилә династиясен дәвам итәргә телим, – диде Карина. Каринаның ике энесе бар, алар да полиция хезмәткәре булырга хыяллана. Менә кайда ул әти абруе!
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: кадет сыйныфына укырга керергә теләгән 35 укучының яртысы кызлар икән.
– Хәрбиләр династиясен һәм Русия офицерларының алдынгы гореф-гадәтләрен дәвам итәргә теләгән балалар күп бездә. Байтагы бүгеннән хәрби югары уку йортларына укырга керергә ниятли. Укучылар алдында мәгариф, һөнәр сайлау, юнәлешле, мәдәни-агарту юнәлешендә зур мөмкинлекләр ачыла. Бу һөнәр осталары, кыю кешеләр белән аралашу, яңа ачышлар һәм казанышлар,– ди мәктәп директоры Игорь Боронников.
Кадетлар белән тармак офицерлары һәм төрле юнәлеш укытучылары шөгыльләнәчәк. Укыту эшенә хәрби хезмәт нигезләре буенча әзерлек, хокук, кораллы һәм парашют әзерлеге, хәрби-ватанга туг-рылык һәм физик тәрбия керәчәк. Боларның барысы белән дә укучылар гомуми мәгариф фәннәрен укыганнан соң көннең икенче яртысында шөгыльләнәчәк.
Имтиханнарын һәм гомуми физик әзерлек таләпләрен яхшы тапшырган очракта, кадет сыйныфларын тәмамлаучылар Тикшерү комитеты, Гадәттән тыш хәлләр һәм Русиянең оборона министрлыкларының югары уку йортларына укырга керә алачак.